Найти в Дзене

Алар чыннан да дошманнар булса

Салкын сугышның исе килә. Байден-майденнарның, безнекеләрнең дә эссе сугыш турында сүзе бара.

Изображение сгенерировано моделью ruDALL-E от Сбера по запросу "Американский президент"
Изображение сгенерировано моделью ruDALL-E от Сбера по запросу "Американский президент"

Ә минемчә, "теге" якның "хәрәкәтләре" чын дошманча түгел. Орышалар гына, тиргәмиләр.

Мин Байден урынында булсам, максатларым Байденныкы булса, мин Путинга каршы шәхси санкцион пакет урынына бер генә "чөй белән балта" чарасын кулланыр идем. Ниндине?

Мин SWIFTта юридик затка карамастан, Русиянең милли республикада гына булган billing address-ләрен тыймыйча, башкаларын тыяр идем. Димәк санкция астындагы юридик затлар юк, ләкин аларның регистрация милли республикаларда булмаса, аларга зарар бар. Кырымдагы регистрацияне дә рөхсәт итәр идем шул хәлдә.

Нәтиҗәдә?

1) Зур капитал ияләре регистрацияләрен милли республикаларга күчерәләр, җирле банкларда счётларны ачалар. Паника булса да, берничә атна дәвамында яңа юридик адресларга күчер иделәр.

2) Әлбәттә, Рәсәй өчен бу "кызыл сызыкларга" ашкан басым. "Воронежны бомбалау" принцибыннан илебезнең кайбер сәяси көчләр республикаларны бетерү процессын ашыктыра. Ә бу процессның каршы тарафы - республикаларга инде күчкән зур капитал. Ул сәяси турбулентлеген күбәя.

Шундый чара чыннан да дошманча чара булыр иде, чөнки ул Рәсәйнең "йомшак урынына" чәнчелер иде. Ә ул чарасыз ул янау гына. Яки бу чара капчыкта ята инде, үз вакытын көтеп.

Әлбәттә мин шәхсән бу чараны хуплый алмыйм. Ул чарадан өстенлек алырлар (республикалар хөкүматләре) да ул чарадан дөрес дип файдаланмас дип шикләнеп калам. Нәтиҗәдә ул хаосны гына тудырыр иде.