—Аида, кычкырышмый гына уйнагыз. Әнә, Фазылбак бабаегыз нинди матур итеп гармунда уйный, — ди әти, урамыбыз балалары белән шау-шулы уенга бирелгән миңа...
Бала чак истәлекләре
Бәрәңге бакчасына чыгам. Тирә-якка моң агыла. Бакча арттагы күршебез Риф абый тальянын кулына алып таныш көйләрне уйный. ”Сарман”, монысы “Шахта”... Бәрәңге төпләреннән чүп үләннәрен өзә-өзә көй тыңлыйм. “Мәтрүшкәләр” көе мине уйларым белән еракка, балачакка алып кайта.
....Без, бер өер Кимай урамы балалары, качыш, әбәкле уйнап йөрибез, чыр-чу киләбез. Көтү кайткан, маллар җыеп алынган, абзарларга ябылган. Ачык абзар ишеге аша әниләрнең чаж-чож чиләккә сөт сауганы, челләдә әлсерәп сөт тулы җиленнәрен “сөйрәп” кайткан сыерларның “ыһһһ... – ыһһһ...” дип мышнаганы, күшәгәне ишетелә. Менә Кече Мата елгасыннан каз көтүләре кайтырга юлланды. Тимерхан бабайларның ата казы бигрәк усал. Ике ояга унсигез бәбкә үстергән ала казларның бәбкәләре зур инде. Безнең йөгерешеп-куышып уйнаганны яратмый ата каз. Елан кебек ал телен сузып ысылдап, канатларын җәеп каршыбызга килә. Без дә хәйләсен беләбез. Кул бармакларын сузып үзе кебек ысылдап күрсәткәч, каз, “тиргәшә-тиргәшә”, канатларын җыеп, муенын сузып өеренә барып кушыла. Аннан соң да “какылдап” әллә күпме ара безне “әрләп” бара әле...
— Аида, кычкырышмый гына уйнагыз. Әнә, Фазылбак бабаегыз нинди матур итеп гармунда уйный, — ди әти, урамыбыз балалары белән шау-шулы уенга бирелгән миңа...
Кече Мата елгасы аръягындагы икенче өйдә яшәгән Фазылбак бабай тальянын суза. Йорт ягына караган тәрәзә өлгеләрен ачып куйганнар, анннан ап-ак челтәр җил искәндә тәрәзә аша җилфер-җилфер килә.
—Көй тыңлагыз, балалар, көй, — ди, каршы як йортта яшәгән Муллаян бабай, капка алдындагы эскәмиясенә чыгып утырган. — Фазылбак Хайдарович уйный. Менә бу “Сарман” көе, балалар... Монысы “Шахта”... — Муллаян бабай башын иеп, уйга бирелеп тыңлый. Ә көй, Кече Мата буендагы яшь таллыкка тарала...
Без дә тыңлыйбыз. Инде бабай уйнаганга хатыны Вакыйфә әби дә кушыла.
—“Мәтрүшкәләр” җыры. Ах, җырлый да соң, Вакыйфә Талиповна! — дип соклана Муллаян бабай, башын чайкап куя.
Без уенга бирелгәнбез. Безнең өчен вакыт тукталган, шушы мизгел мәңге дәвам итәр сыман. Безнең әле бала чактан үсмер корына яңа кереп барган чагыбыз. Безгә “Шахта” ни, “Сарман” көе ни, “Мәтрүшкәләр” ни дә, юкә чәчкәсе ни...
—И, и, и, шул мәтрүшкәнең нәрсәсе бар икән, һушлары китеп тыңлыйлар. Әнә, Көек чишмә буенда урман тулы үсә. Кирәк булса кочагы белән җыеп алып кайтып бирәм... — ди Флүрә.
Ул арада Каршы урман ягыннан җигүле атының арба чокырын яшел үлән белән тутырып Шамил бабайның кайтуы шәйләнә. Шалдыр-шолдыр арба тәгәрмәчләре үзенә бер көй чыгарып, таныш ритм белән җилдерә. Колхозның Мата буй лагеренда сыерлар көтүли ул. Бүген ял көне. Кеше печәнгә төшкәнче, юл, чокыр, басу буйларын чабып алып кайтып, карчыгы Мәлиха әби әйләндереп киптереп сәндерәсен тутырып куя. Җигүле ат шыбыр тиргә баткан, аны эре кигәвеннәр сырган. Атка Актырнак ияргән. Кап-кара этнең алгы тәпиләренең очлары гына ак. Шуңа кушылган кушамат ул. Акыллы эт. Актырнак, билгеле маршрутын “бозып” безнең дә хәлне килеп белергә онытмый. Рәфинә, зур әнисе Хәнифә әби яңа мичтән чыгарган ипинең кәбән башын кисеп, өстенә май, шикәр ягып биргән ипи телеменнән Актырнакка өлеш чыгара. Мин кулымдагы прәннекне ыргытам. Актырнак, без биргән күчтәнәчләрне “хап” иттереп” йотып куя да, тагын тәмлене өмет итеп, күзләребезгә текәлә.
—Без керәндилебезне ашап бетердек шул инде, башка көнне сыйларбыз, Актырнак, яме, — ди Флүрә белән Мәрзия.
Актырнак, аңлаган кыяфәттә, ризалык белдереп баш кага. Ул арада Шамил бабай атына команда бирә:
—Әйдәәә!
Уенга бирелгән безгә ул, “Әдәәә!” булып ишетелә. Актырнак, хуҗасы командасына буйсынып, шундук торып чаба. Арба өстендә утырган Шамил бабайның кулында төрле якка селтәнгән камчының эләгүеннән шүрләгән арбага җигелгән ат, акрынайган адымнарын тизләтеп, башын уңга салып талпынып ала да, Мәлиха әби күптән ачып куйган зур капкадан килгән худка кереп югала, аның артыннан — Актырнак та...
***
—Сәлам, күрше, чыктыңмы, утыйсыңмы?
Күршем Фәнзия апаның сәламләве мине бүгенге тормышка, чынбарлыкка алып кайта.
Еллар үткән. Бала чак, үсмер еллар күптән артта, еракта калган. Вакыт тукталмаган. Инде Фазалбак бабай да, Вакыйфә әби дә, Муллаян бабай, Шамил бабай да, әти дә юк... Ә моң бар. Моң яши. “Шахта”, “Сарман” көйләре, “Мәтрүшкәләр” җырын хәзер дулкынланмый тыңлый алмыйм. Бүген аларны күршебез Риф абый Хәмәтнуров уйный. Ул яшәтә, килер буыннарга җиткерә.
Автор фотосы
Хикәяне (язманы) автор белән килешми һәм каналга гиперсылтамасыз куллану (файдалану) катгый тыела./ Категорически запрещается использование рассказа (записи) без согласования с автором и без гиперссылки на канал.