Узган елның ахырында Саба районының Олы Кибәче авылында булып, анда яшәүчеләрнең хәлләрен белеп кайткан идем. Авыл халкы янәшәдәге дуңгыз комплексыннан зарланды, исе урамга чыгарлык түгел, унбиш меңләп чучканың бугы-сидеге Кибәче кырларына түгелә икән. Моның шулай икәнлеген мин үзем дә күрдем. Нәтиҗәдә, авыл халкында яман шеш һәм башка куркыныч чирләр барлыкка килгән. Борынгы тарихлы, ике мәчетле, һөнәрле бу татар авылы халкын кызганып, шулай ук табигатькә килгән зыянны күреп, мин бу хакта 19 гыйнвар көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка ачык хат юлладым. Хәзергә бу мөрәҗәгатьләремә җавап алмадым. Бу көннәрдә “Ирек мәйданы” газетасы хәбәрчесе Рәзилә Басыйрова да Олы Кибәчедә булып, газетаның 3 февраль санында “Дуңгыз фермасы ягыннан җил иссә, урамга чыгарлык түгел”, дип аталган мәкалә бастырып чыгарган. Мәкаләдә минем ачык хаттан да өзекләр китерелгән. Язмадан күренгәнчә, әйе, дуңгыз комплексы белән пробле