Русия империясендә яшәгән татар-мөселман халкының дәүләт тарихында булган һәр вакыйгага да катнашы булган. Алар да башка халыклар белән беррәттән салымын да түләгән, армиясен дә үткән, сугышларында да катнашкан. Алар да яу кырларында дәүләт өчен башларын салганнар. Татарларның бу вакыйгалардагы ачы язмышлары, аларның югалтулары, кызганычка каршы, әлегә кадәр бар булганы белән яктыртылганы юк. Татарлар өчен, Урыс армиясе составында, мөселман дәүләтләр белән булган конфликта катнашулары аерым бер күңел халәте, аерым бер ачы язмышы. Татар кешесе ике ут арасында: үтәргә тиешле бурычы белән, күңел хәяте, вөҗдан газабы арасында кала. Мондый вакыйгалар татар өчен икеләтә, бәлки әле меңнәрчә зур хәсрәттер.
Шундый авыр хәл 1877-1878 елда төрекләр белән барган сугыш, ул татар җәмгыятенә тирән эз сыза, тирән яраларын калдыра. Сугыш беткәннән соң да аның кайтавазы татар тормышында озак вакыт дәвам итә. Татарлар да төрек белән сугышу өчен гаскәргә алына, сугышка алынучыларны озату күренеше үк татар кешесендә аптыраш уята, сугышка китүчеләрнең күңелен күтәрү максатыннандыр инде, химаячеләр акчасына аракы, ак ипи белән сыйлыйлар. Дини гадәтләрне үтәгән, хәмерне хәрам дип кабул иткән татар кешесе өчен бу хәл ничек кабул ителергә тиеш?! Дәүләткә хезмәт итүче буларак мәчет муллалары да бу сугышта урыс армиясенә җиңү теләп дога кылалар. Шулай итеп, татар җәмгыяте үзе үз эчендә икегә бүленә. Ул Русия дәүләте кешесе буларак, аның мәнфәгатьләре өчен көрәшергә мәҗбүр булса, икенчедән, эчке хәятенә каршы барырга тиеш була.
Бу сугыш татарлар арасында үзенә күрә бер азатлык көрәшен башлап җибәрә, аерым алган төбәкләрдә үз идарәләрен булдыруга омтылыш ясала. Мәсәлән, Янгильде дигән авылда Фәйзулла Хисмәтуллин белән Габдулла Гаффаров дигән ике кеше татарларның үз идарәсе хокукларын булдыру, дин иреге, хәрби хезмәткә алынганнар өчен ясак түләмәү өчен көрәшүгә үз җәмгыятьләреннән акча җыялар. Икесе дә сату-алу белән шөгыльләнүче гади генә кеше булуларына карамастан, халык арасында абруй казаналар, халык аларның сүзен тыңлый, хөрмәт итә. Халыктан җыйган 120 сум акчасын, халык сүзләреннән билгеле булганча, Хисмәтуллин Казанга сәүдәгәр Казаковка җибәргән, ә Казаков исә Төркиядә озак еллар яшәп кайткан Зөя өязенең бер татары белән Төркиягә барырга җыена икән дигән хәбәрләр тарала. Жандармия документларында аларның җитәкчеләре Хисмәтуллин власть өчен куркыныч кеше диелә. Чынлап та, алар аерым бер татар авылында үзидарәләрен урнаштыралар да. Бар гамәлләре дә Хисмәтуллин ризалыгы белән генә башкарыла, дәүләткә ясак бирми башлыйлар.
Татар авылларында хәл катлаулы булса, сугышка киткән солдатлар арасында да хәл җиңелдән булмый. Русия белән төрекләр арасында башланган сугышта татар кешесе Русия армиясе составында үзенең кардәше – төрек армиясенә каршы барырга мәҗбүр була. Бу – татар солдаты өчен зур фаҗига.
Сугыш кырында да бу фаҗигага сыкрап, язмышларына бу хәлгә калдырган өчен рәнҗиләр. Бу сугышта татарларның халәтләрен ачык күрсәтә ала торган чыганаклар – алар татар бәетләре. Алар аша татар кешесе күңелендә булган чын халәтне, кичерешләрен ачып бирә алган. Шул вакытта татарлар тарафыннан язылган бу кулъязмалар начар хәлдә генә булса да хәзергә кадәр сакланып калганнар.
Дунай суы агынсу,
Тибеш икән агуы.
Бигрәк авыр икән
Төреккә каршы баруы.
Төрек йиренә чыккачдин
Барып кердек калага.
Бу хәсрәтне Хак язмасын
Һич мөселман балага.
Татар-мөселман кешесе шул дәүләт әгъзасы буларак урыс армиясендә сугышырга мәҗбүр булса, аның рухы барыбер мөселман ягында, ул бу сугышта мөселманнарның корылуы, мәсҗедләрнең җимерелүенә кайгыра.
Безнең якдин аткан туплар
Бары коела чокырга.
Мәсҗед тулы китап-Коръән –
Бары кала кяфергә.
Дунай суын чыккачдин
Утырттылар олауга.
Хәтта йир-күк иңрәде
Мөселманнар йыглауга.
Мендем төрек тавына,
Төрек тавы биектер.
Төрекләр туп атканда
Безнең күңел боектыр.
Урыс-Төрек сугышы татарлар тарафыннан диннәре төрле булган ике хәятнең конфликты итеп кабул ителә. Төрек солтаны армиясенең бу сугышта җиңелүе Русиядәге татар җәмгыятенең тынычлыгын бетерә. Сугыштан кайткан урыс солдатлары “төрекне җиңдек, хәзер барлык мөселманнарны да чукындырачаклар”, дигән сүзләр таратыла. Мөстәкыйль дәүләтен югалтканнан бирле чукындырылу белән куркытылган татар кешесе өчен бу хәл аеруча куркыныч була. И.Гаспринский язганча, хөкүмәткә каршы башланган хәрәкәтләр Касыймнан башлап Ташкентка кадәр, Пермьнан Ленкоранга кадәр җәелә. Крестьяннар тарафыннан башкүтәрүләр Самара, Уфа, Сембер, Вятка губерналарында да күзәтелә. 1878 ел башына хәл аеруча кискенләшә, властьларның һәр адымы татар җәмгыяте тарафыннан христианлаштыру итеп кабул ителә башлый. 1878 елда янгын куркынычсызлыгы өчен чыгарылган инструкция, хәтта Казан өязендә крестьяннарның зур күтәрелешен китереп чыгара. Инструкциянең бер пункты итеп янгын куркынычсызлыгын күзәтү өчен авылларда каланча төзү тәкъдимен татарлар мөселман авылларында чиркәү сала башлыйлар, дип кабул итәләр, чөнки алар каланчаны чиркәүгә ошаталар. Гомумән, һәр нәрсәне татар куркып каршы алган, аның өчен иң курытканы чукындыру була. Янгын куркынычсызлыгы өчен кабул ителгән инструкцияне дә халык чукындыру белән бәйле булырга мөмкин дип кабул итә, шуңа да халык арасында зур күтәрелешләр башлана. Хәтта халык күтәрелешләрен бастыру, халыкны суктыру өчен Казан губернаторы Н.Я Скарятин үзе халык өстенә гаскәр белән бара.
Шушы елларда хәлле татарларны руслар төректән яулап алган җирләргә күчерә башлыйлар икән, Зөя өязендә писарь шундый татарларның исемлеген төзи башлаган дигән хәбәр тарала. Бу сугыштан соң тагын бер зур буталыш 1897 елда Россиядә халык санын алган вакытта була, монда да татарлар чукындыру куркынычын күрәләр. Бу хәлдә сыену урыны итеп төрек җиренә, төрекләргә өмет белән карыйлар, алардан ярдәм көтәләр. Шушы чорда, бигрәк тә, Чистай өязеннән төрек җиренә күченеп китүчеләр күбәя. Татар әдәбиятында шул чорны чагылдырган, бу елларның бар фаҗигасын күрсәткән Мәхмүд Галәүнең “Болганчык еллар”, яисә “Мөхәҗирләр” дигән әсәре бар.
Урыс-төрек сугышының нәтиҗәсе, аның бу сугыштан җиңелүче буларак чыгышы татар җәмгыятендә зур шаукым ясый, бу сугыш татарда милли-дини хәрәкәт барлыкка китерә. Бу – бер яктан фаҗигале бер чор булса да, сугыш нәтиҗәсе буларак татар җәмгыяте үз динен, милли йөзен саклау көрәшенә әзер икәнен, властьларга аларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып эшләргә кирәген дә искәртә. Үз чиратында хөкүмәт кешеләре дөрес сәясәт алып барылмаган очракта зур күтәрелеш килеп чыгу мөмкинлеген аңлыйлар.