Найти тему
Татарский Мир

Күлле Киме волосте татар авылларында чыпта сугу тарихыннан

Үзләрен һәм гаиләсен авыл хуҗалыгы эшләре белән генә тәэмин итә алмау сәбәпле, крестьяннар актив рәвештә игенчелектән кала чыпта әзерләү кәсебенә керешәләр.

Чыпта сугу станогы. Казан губернасы. 1886 ел. Фото: https://m.realnoevremya.ru/
Чыпта сугу станогы. Казан губернасы. 1886 ел. Фото: https://m.realnoevremya.ru/

Казан губернасында бу кәсеп XIX гасырның беренче яртысында актив үсеш ала. Гасыр уртасына Казан өязе чыпта җитештерү буенча Россия империясенең төп үзәге булып тора. Продукциянең төп өлеше Казанда сатыла. «Казанские губернские ведомости» газетасында чыккан мәкалә авторының бәяләмәсе буенча, 1840 еллар уртасында, февральдән мартка кадәр, шәһәр сәүдә мәйданчыкларында 216 меңләп чыпта (3600 олау), шулай ук гомуми суммасы 1 миллионга җиткән зур микъдарда чыпта җәймәләр белән кап сатыла. Бу вакытта Казанда чыпта һәм канат-бау сатып алу һәм сату буенча махсуслашкан 18 лавка (кибет), 4 канат-бау җитештерү заводы, шулай ук сәүдәгәр Софроновның 5 мең потка кадәр мунчала эшкәртү фабрикасы була.

Җирле осталарның эшләнмәләре Казан губернасында гына түгел, башка төбәкләрдә дә югары бәяләнә, һәм аларга ихтияҗ зур була. Аеруча Чар өязе татарлары җитештергән чыпта иң яхшылардан саналган. Ветлуга һәм Варнава һөнәрчеләренең шундый ук эшләнмәләре (йөзе 27 сумнан 30 сумга кадәр) булса, Казан өязендә җитештерелгән күпкә кыйммәт (йөзе 90 сум) йөргән.

1830 елларда җирле халык белән күрше мариларның үзара социомәдәни йогынтысы нәтиҗәсендә Чар өязе татар авылларында чыпта җитештерү киң таралыш ала. Бу кәсепне Атамыш (бүгенге көндә юкка чыккан) авылы кешесе «алып кайта». Ул, Чар өязенең Арбан волостенда эшләп көн күргәндә, чыпта сугу һөнәренә өйрәнә. Авылына кайткач, ул юкә мунчаласыннан эшләнмәләр ясап сата башлый һәм шул кәсебе нәтиҗәсендә бик тиз баеп китә. Башка крестьяннар да аннан үрнәк ала, күп тә үтми, Күлле Киме волостеның 11 авылында халык чыпта җитештерү эше белән шөгыльләнә башлый.

Гади булып күренсә дә, чыпта үрү – шактый зур көч таләп итә торган хезмәт. Җитештерү гаять авыр, кайчак санитария кагыйдәләре үтәп булмаган шартларда бара. Эшләү аерым бинада түгел, кешеләр яши торган ызбада башкарыла. Ул ызбаларда һәрвакытта да пөхтәлек-чисталык сакланмый, өстәвенә, терлек өчен аерым җылы бина булмау сәбәпле, крестьяннар кышкы суыкларда аларны ызбада асрыйлар, шуның аркасында торак биналарда гел дым һәм тынчу ис тора. Чыпта сукканда, боларга мунчала тузаны да өстәлә. Мондый шартларда кеше сәламәтлегенә зыян килә, җитмәсә, чыптаны күбрәк эшлибез дип, алар ял итүгә артык игътибар бирмиләр. Нәтиҗәдә бу эш белән шөгыльләнгән кешеләр алҗыган, агарган кыяфәттә була.

Гадәттә бу эшкә, авыл хуҗалыгы эшләре тәмамлангач, көз ахырында тотынып, яз көне туктыйлар. Кустарьның эш көне озынлыгы 14 сәгатькә кадәр җиткән. Төнге сәгать 2 дә башланган эш, кыска тәнәфесләр ясап, кичке 8 дә тәмамлана. Гадәттә, бөтен гаиләләре белән эшләгәннәр, балалар да читтә калмаган: малайлар мунчала әзерләсә, үсмер яшьтәгеләре «энәче» вазифасын башкарган.

1870 еллар уртасында бу кәсеп Күлле Киме волостеның татар авылларында зур үсеш ала: Ары (Ислейтар) авылында чыпта җитештерүдә – 10, Зур Көектә (Түбән Көек) – 15, Яңа Шимбердә – 15, Өледә – 20 кеше эшли. 1880 еллар уртасына Күлле Киме волостенда чыпта кәсебе белән еллык керемнәре 10111 мең сум тәшкил иткән 425 гаилә (1364 эшче) шөгыльләнгәне билгеле.

Ашлык төяү. В.Л. Лаптев фотосы. 1927.  https://m.realnoevremya.ru/
Ашлык төяү. В.Л. Лаптев фотосы. 1927. https://m.realnoevremya.ru/

XIX гасырның икенче яртысында, үз ызбасында чыпта сугу белән шөгыльләнгән ялгыз хуҗалыкчы кустарьлар белән беррәттән, мануфактура җитештерү принциплары белән эшләүче артельләр дә барлыкка килә. Мондый артельләр булдыклы осталар инициативасы белән төзелә яисә чыпта сату буенча махсуслашкан сәүдәгәрләр тарафыннан оеша. Махсус станокларга һәм коралларга ия булу, хезмәт бүленеше, җитештерүчәнлек нәтиҗәсендә артельщикларның кереме аерым һөнәрчеләрнекенә караганда шактый күбрәк була. Шунысы да әһәмиятле: берничә эшче гадәтиләреннән күпкә кыйммәтрәк йөргән зур чыпталар җитештерә алган. Артель, кагыйдә буларак, 3–4 кешедән торган. Иң тәҗрибәле мастер мунчала сортлау, чыпта «җебен озату» һәм «аркау җебе» өчен материал сайлау белән шөгыльләнгән; ике эшче чыпта суккан: берсе мунчалаларны буй-буй итеп салып һәм агач калак белән төртеп, станокның каршы ягындагы икенче эшче аркау җебе өчен әзерләнгән мунчалаларны агач энәгә кертеп торган. Эше җайга салынган артель 12 көн эчендә сигез потлы йөзләп чыпта җитештергән.

1880 еллар уртасында әлеге кәсеп үсеше иң югары дәрәҗәгә җитә. Бу чорда Яңа Шимбердә 101 кеше чыпта һәм чыпта җәймә үрү белән шөгыльләнә. Шул рәвешле, юкә кабыгын эшкәртүгә бәйле җитештерү эшенә авылның хезмәткә яраклы күпчелек кешесе җәлеп ителә.

Чар өязенең татар авылларында мунчала җитештерүнең киң таралышына Казан губернасының икмәк сәүдәсендәге роле шактый дәрәҗәдә ярдәм итә. Казанда һәм губернаның башка эре сәүдә үзәкләрендә бөтен Идел буеннан китерелгән икмәк күпләп сатып алына һәм сатыла. Казан губернасында эре елга портларының булуы да мөһим роль уйный, алар аша бөртекле ашлык империянең башка регионнарына җибәрелә. Нәкъ менә икмәк белән сәүдә итүчеләр чыптадан ясалган капларны күпләп алучылар була да инде. Кустарьларның күбесе турыдан-туры күпләп сатып алучы эре сәүдәгәрләр белән эшләгән: алардан чимал һәм әзер эшләнмәләр өчен суммасы билгеләп куелган акча алганнар. Шулай ук бу продукция өчен крестьянга һәрвакыт кирәк булган икмәк белән дә түләнгән.

Товар ташу. В.Л. Лаптев. 1927 ел.  https://m.realnoevremya.ru
Товар ташу. В.Л. Лаптев. 1927 ел. https://m.realnoevremya.ru

Шунысын билгеләп үтү кирәк: әлеге товарны ваклап сату алга китмәү һәм монополист-алыпсатарлар чыпта кәсебе үсешен тоткарлаучы факторлар булып торган. 1895 елда Казан земствосы әгъзалары раславынча,

"Чыпта һәм кап сугу маклер-подрядчиклар – җирле, хәлле крестьяннар һәм шәһәр сәүдәгәрләре кулында; крестьян осталары алардан чимал сыйфатында мунчала алалар да, аны чыпта яки кап итеп эшкәртеп, шул ук подрядчиклар аша күпләп сатып алучыларга тапшыралар. Сәүдәгәрләр бу төр кустарь кәсеп продукциясенә сатып алу бәясен бик түбән кую сәбәпле, крестьяннарга авыр хезмәтләре өчен бик аз түләнә. 1880 еллар уртасында сигез потлы йөз чыпта өчен, чимал бәясен исәпкә алмаганда, заказ бирүчеләр эшчеләргә 2 сум 50 тиен түләгән. Казанда исә шул сандагы чыпта 12 сум торган. Мунчала бәясен исәпләмәгәндә, алыпсатар 6 сум 20 тиен чиста керем алган".

Нәкъ менә төп чимал – мунчала бәясе үсү белән бергә базарның монополияләшүе, юкә урманнарын күпләп кисү нәтиҗәсендә 1890 елларда мунчала эшкәртү кәсебенең әһәмияте бик нык кими. Озакка сузылган (1880 еллар ахыры – 1890 еллар башы) уңдырышсыз еллар чыпта сугу эшенә дә тәэсир итә. Бу елларда икмәк сәүдәсе кими һәм шул сәбәпле мунчаладан эшләнгән әйберләргә дә ихтыяҗ азая. Бу күренешнең икенче нәтиҗәсе буларак, читкә – сәнәгать һәм сәүдә үзәкләренә акча эшләргә китүче «чыптачылар»ның саны арта.

Шуңа карамастан мунчала эшкәртүгә бәйле кәсеп Казан арты татар авыллары крестьяннары тормышында сизелерлек роль уйный. Игенчеләрнең мул тормышын тәэмин итүдәге әһәмиятен аңлап, Казан губернасы земство оешмалары, кустарь җитештерүнең әлеге төренә ярдәм итү максатында, төрле чаралар оештыра. Моның өчен вак һөнәрчеләргә билгеләп куелган бәядән чимал сатып алу һәм сату буенча программа эшләнә, күпләп сату складлары булдырыла, шулай ук эшчеләрне алга киткән җитештерү техникасы белән таныштыру эшләре алып барыла. Күп кенә кустарьлар һәм сәнәгатьчеләр, тиз үзгәрүчән базар ихтыяҗларына җайлашып, үзләре дә яңа җитештерү ысулларына күчә башлыйлар, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра торган яңа станоклар сатып алалар. Шуның ярдәмендә авыл халкы бу кәсепне саклап кына калмый, җитештерүне шактый алга җибәрә.

Мәсәлән, Яңа Шимбер авылы мисалында карап узыйк. 1899 елга авылда чыпта кәсебе белән ир-ат җенесеннән 50 кеше, хатын-кыз җенесеннән 20 кеше шөгыльләнгән. Аларның гомуми кереме 336 сум тәшкил иткән. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында Яңа Шимбер авылының иң эре һәм танылган оста-чыптачылары дип Сафиулла Әхмәдуллин белән Галимҗан Шакирҗановны атарга мөмкин. Һәр икесенең дә туган авылларында бишәр чыпта сугу станогы була. Аларның кустарь производствосында 10 ар кеше эшләгән, еллык сәнәгать әйләнеше – 2000 сум, кереме 200 сум булган. Азатулла Фәткуллинның 5 станы һәм 10 эшчесе (шуларның яртысы 15 яшьтән кечерәк) була. Аның сәнәгать әйләнеше – 300 сум, табыш 100 сум тәшкил иткән.

Чыпта кәсебе XX гасыр башында да, гәрчә инде бу эш белән күп кеше шөгыльләнмәсә дә, үз әһәмиятен саклый әле. Әкренләп вак һөнәрчеләрнең чыпталарын мануфактура һәм фабрика җитештергән товарлар кысрыклап чыгара башлый. Чыпталарга ихтыяҗ кимү сәбәпле, Яңа Шимбердә традицион кәсеп сезонлы характер ала – аның белән 1 ноябрьдән алып 1 апрельгә кадәрге вакыт аралыгында гына шөгыльләнәләр. Өч эшчедән торган бригаданың уртача айлык хезмәт хакы 7–8 сум тәшкил итә.

Тарихчы галимә Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы “Әтнә районы авылларында, сугыштан соңгы елларда (хезмәт көненә түләү булмаган вакытта) кешеләр чыпта сугу белән шөгельләнергә мәҗбүр булдылар. Чыпта сугу эшенең авырлыгына җәфа чиккән әни – балаларым бәхетегез чыптага кермәсен иде” – дип әйтә иде дип искә ала.

Халидә Баһаветдинова