Ш. Мәрҗани – бөтен көчен милләтебез, динебез өчен сарыф итеп, армый-талмый хезмәт куйган бөек татар галиме, тарихчы, дини реформатор, педагог, этнограф, эпиграфист, шәркыять белгече, җәмәгать эшлеклесе, җәдидчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле. Быел аның тууына 204 ел булды. Мәгълүм булганча, ул яңа стиль белән 1818 елның 16 гыйнварында хәзерге Әтнә районы Япанчы авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Шулхәтле күп вакыт узса да, бу шәхеснең исеме һаман телләрдән, каләмнәрдән төшми, халкыбыз аны һәрвакыт горурланып искә ала, хәзерге фәндә дә татарның иң бөек һәм могтәбәр галиме буларак санала.
Бүген 16 гыйнвар көнне Мәрҗанинең туганнары, дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм мәдрәсә шәкертләре Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына галимнең каберен зиярәт кылырга бардылар. Бу күркәм чараны "Мәрҗани" мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин оештырды. Иң беренче эш итеп, ул Коръән аятьләре укыды, җыелган халыкка үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде һәм Шиһаб хәзрәтнең казанышлары турында сөйләде.
Соңыннан сүз ТР Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директорының урынбасары Марат Мингалиевич Гыйбатдиновка бирелде. Ул, Ш. Мәрҗанинең күпкырлы галим булуына басып ясап, тарих фәнендә дә аның зур эз калдыруын ассызыклады. М.М. Гыйбатдинов хәзерге көндә кайбер яшь дин әһелләренең дә фән юлына басуларын бик уңай бәяләде һәм, киләчәктә аларның, Мәрҗани кебек динне фән белән бәйләп, милләткә хезмәт итүләренә өметләнүен белдерде.
Чарада безгә дә катнашырга һәм кайбер фикерләребез белән уртаклашырга насыйп булды. Яңа бистә зиратында Мәрҗанинең хатыннары, балалары, оныклары да җирләнгән. Без аларның кабер ташлары турында бераз мәгълүмат бирдек һәм алар өчен дә дога кылырга өндәдек.
Белгәнебезчә, Г. Тукай үзенең "Шиһаб хәзрәт" шигырендә галимне тулган ай белән чагыштырган. Шуңа күрә аның кабер ташына да шундый ай ясалып куелган иде. Әле 2017 елның язына хәтле ул бар иде, ләкин соңыннан бер оешма, галимнәр белән дә, җәмәгатьчелек белән дә киңәшләшмичә, тулган айны ак төстәге ярымай сурәтенә алыштырып куйды. Ярымайлы кабер ташлары күп, ә менә тулган ай куелган таш татарларда берәү генә иде. Без халыкка, киләчәктә Мәрҗанинең кабер ташына яңадан тулган ай куярга кирәк, дигән фикеребезне җиткердек, чөнки 4-5 ел элек кенә куелган ак ярымай инде тузарга да өлгергән.
2017 елда без Казан шәһәренең Яңа бистә каберстанында сакланып калган бөтен борынгы ташъязма истәлекләрне диярлек өйрәнгән идек. Шул рәвешле, ХIХ гасыр башыннан алып ХХ гасырның 30 нчы елларына хәтле вафат булган кешеләргә куелган 1500 гә якын гарәп язулы кабер ташларын фотога төшергән, үлчәмнәрен алган һәм текстларын укыган идек. Барлык материаллар урын алган каталог инде күптән әзер, тик, финанс мөмкинлекләр булмау сәбәпле, һаман басылып чыкмады. Киләчәктә аны китап итеп чыгару мөһимлеген шушы чарада аңлаттык. Кем белә, бәлки, Аллаһ кушса, хезмәтне бастырырга ярдәм итүчеләр табылыр.
Мәрҗанинең каберен зиярәт кылу чарасында галимнең нәсел дәвамчылары Рәүф Әмирханов, Айрат һәм Азат Вәлиевлар да чыгыш ясадылар. Алар үзләренең җылы хатирәләре белән уртаклаштылар, галим белән бәйле гыйбрәтле хәлләр турында сөйләделәр.
Соңыннан берничә дин әһеле яңадан чиратлап Коръән укыды һәм чара дога кылу белән тәмамланды.
Ш. Мәрҗанинең урыны җәннәттә булсын, амин!