Найти в Дзене
ХӘРЕФ

Айнулиндалэ (тәрҗемә)

«Айнулиндалэ», яки «Айнур моңы, бер яктан, Толкинның мөстәкыйль әсәре булып торса, икенче яктан, язучының улы һәм иҗади варисы Кристофер Толкин аны «Сильмариллион»ның беренче өлеше итеп тә күрә. Әсәрнең беренче версиясе 1919 елның ноябре белән 1930 елның язы арасында языла һәм «Айнур моңы» дип исемләнә. 1930 елда ул тулысынча өр-яңадан языла. Авторның соңрак кертелгән өстәлмәләре белән баетылып, 1977 елда улы Кристофер тарафыннан нәшер ителә. «Айнулиндалэ» - космологик миф. Монда дөньяның барлыкка китерелүе һәм бу вакыйгалардан турыдан-туры катнашлык иткән Айнур, ягъни Айнулар турында сүз бара. Толкин бу затларны изгеләр, фәрештәләр яки хәтта борынгы мифологияләрдәге аллалар белән чагыштыра. Дөнья яралышы һәм аның кануннары урнашу Моң аша башкарыла. Әсәрдә яратылышның мәгънәсе буларак Илуватар Балаларының, ягъни эльфларның һәм кешеләрнең пәйда булачагы хәбәр ителә. Әсәрдә искә алынган Айнур, Валар, Эльдар төшенчәләре күплек санны аңлата. Берлек сан формалары: Айну, Вала, Эльда. АЙНУЛИН

«Айнулиндалэ», яки «Айнур моңы, бер яктан, Толкинның мөстәкыйль әсәре булып торса, икенче яктан, язучының улы һәм иҗади варисы Кристофер Толкин аны «Сильмариллион»ның беренче өлеше итеп тә күрә.

Әсәрнең беренче версиясе 1919 елның ноябре белән 1930 елның язы арасында языла һәм «Айнур моңы» дип исемләнә. 1930 елда ул тулысынча өр-яңадан языла. Авторның соңрак кертелгән өстәлмәләре белән баетылып, 1977 елда улы Кристофер тарафыннан нәшер ителә.

«Айнулиндалэ» - космологик миф. Монда дөньяның барлыкка китерелүе һәм бу вакыйгалардан турыдан-туры катнашлык иткән Айнур, ягъни Айнулар турында сүз бара. Толкин бу затларны изгеләр, фәрештәләр яки хәтта борынгы мифологияләрдәге аллалар белән чагыштыра. Дөнья яралышы һәм аның кануннары урнашу Моң аша башкарыла. Әсәрдә яратылышның мәгънәсе буларак Илуватар Балаларының, ягъни эльфларның һәм кешеләрнең пәйда булачагы хәбәр ителә.

Әсәрдә искә алынган Айнур, Валар, Эльдар төшенчәләре күплек санны аңлата. Берлек сан формалары: Айну, Вала, Эльда.

АЙНУЛИНДАЛЭ

Бар иде Эру, ягъни Бердәнбер, ә Ардада аны Илуватар дип атыйлар. Вә ул әүвәл Айнур, ягъни Изгеләрне бар кылды. Аның гакылыннан чыккан очкыннар иделәр алар, вә башка һичнәрсә бар кылынганчы, аның хозурында булдылар. Вә ул алар белән сөйләште, аларга моңының көйләрен аңлатты. Вә алар аның хозурында һәрдаим җырладылар, һәм ул шуңа шат булды. Әмма бик озак кына Айнур йә һәркаюсы аерым җырлады, йә берничәсе кушылып көй сузыр иде дә, калганнары тыңлап торыр иде. Һәркаюсы Илуватар аңыннан берешәр өлеш кенә алганга, кардәшләрен аңларга өйрәнсәләр дә, төшенүләре озак бара иде. Шулай да, тыңлаган саен, фәһемләүләре тирәнәя барды, араларында аңлашу вә бердәмлек артты.

Һәм менә Илуватар барча Айнурны бергә җыйды да, аларга бөек бер көйне игълан итте, шуның белән аларга моңарчы ачылганнан галирәк һәм могҗизалырак хәлләрне күрсәтте; бу көй башының мәһабәтлеге вә ахырының гүзәллеге Айнурны хәйран калдырды, шуңарга алар барчасы да Илуватарга баш иделәр вә тын калдылар.

Шулчак Илуватар аларга болай диде: «Сезләргә яңгыратылган бу көйне хәзер өлфәт белән Бөек Моңга әйләндерергә боерам. Һәркайсыгызда Сүнмәс Ялкын яндырылганлыктан, бу моңны бизәр өчен һәрберегез, әгәр теләсә, үз көчләрен күрсәтсен - уйларын вә җайларын аңа салсын. Ә мин тыңлармын һәм сезнең аша чиксез матурның моң булып тууына сөенермен».

Вә шуңардан соң арфалар һәм флейталар, быргылар һәм сыбызгылар, виолалар һәм органнар кеби булып, Айнурның моңлы тавышлары яңгырады; дәхи исәбе-саны булмаган хорлар җыры белән алар Илуватарның көеннән бөек моң кора башладылар, берсе икенчесен дәвам иткән туктаусыз җыруларның тавышы бер моңга төрелеп, колак ишетмәс биек үрләргә дә, ахыры күренмәс төпләргә дә барып җитте, Илуватар сарайларында да түгелеп акты, бу моң һәм аның кайтавазы Бушлыкка да барып җитте, шуннан ул да бушлык булудан туктады. Әйтерләр ки, моннан соң Айнур беркайчан да бу кадәр кодрәтле моңны тудыра алмаслар, әмма барча көннәрнең ахыры җиткәч кенә, тагын да бөегрәк моңны Илуватар хозурында Айнур белән бергә Илуватар Балалары кушылып көйләрләр икән. Менә шунда гына Илуватар моңнары дөрес итеп уйналыр, һәм яңгыраган мизгелләрендә алар Вөҗүдле булырлар; вә һәркем шунда үзенә тигән көйнең Илуватар салган мәгънәсенә төшенер, вә һәркем һәркемнең ни төшенгәнен аңлар, вә Илуватар һәркемнең уйларында яшерен утны кабызыр һәм шат булыр.

Ләкин хәзергә Илуватар тыңлап утыра гына иде әле, вә бик озак вакыт ул ишеткәнен хуп күрде, чөнки моңның һичбер кимчелеге булмады. Әмма көй көчәйгән саен, Мелькорның йөрәгендә Илуватар көе белән ярашмаган, үз уеннан гына хасил булган әйберләрне моңга өстәү теләге артты, шул рәвешле ул үзенә язылган өлешнең куәтен һәм данын үстермәк юлларын эзли иде. Мелькорга Айнур арасында иң зур куәт һәм гыйлем бирелде, кардәшләренә әҗер ителгәннәрнең һәрберсеннән аңа да өлеш чыгарылды. Еш кына ул бер ялгызы бушлык урыннарында Сүнмәс Ялкынны эзләде; үз уйларын вөҗүдле итү теләге аны көйдерергә тотынды, аңа Илуватар Бушлыкны һич тә уйлап бирмидер сыман булып күренде, бу бушлык аның түземсезлеген кабартты. Вәләкин ул Ялкынны эзләп табалмады, чөнки ул Илуватарда гына бар иде. Әмма ялгызлыкта ул кардәшләренекенә һич охшамаган уйларны фәһемләде.

Вә хәзер ул бу гөманннарын да көенә кертте, һәм шунда ук аның тирәсендә низаг таралды, вә аның янында җырлаучылар пошаманга бирелде, аларның уйларына борчу төште һәм моңнары да бозылды; ә кайберәүләр, үз көйләренә тиеш булган фикердән тайпылып, Мелькорга яраклаша башлады. Шуннан Мелькор тирәсендәге фетнә тагын да киңрәк җәелде, вә элегрәк ишетелгән аһәңнәр буталчык тавышлар дәрьясында батты. Ләкин Илуватар һаман утыра бирде һәм, тәхете тирәсендә һич беркайчан тынычлык таба алмаячак ярсу белән берсе икенчесенә сугыш ачкан караңгы суларның диңгез гарасаты гөрселдәгән сыман тавышлар килгәнче тик тыңлап торды.

Шунда гына Илуватар торып басты һәм Айнур аның елмайганын тоемлады; һәм ул сул кулын күтәрүгә, элеккесенә охшаган да, охшамаган да яңа көй гарасат аша яңгырады; вә ул кодрәт китерде һәм яңа гүзәллекләргә ия булды. Әмма Мелькор фетнәсенең дә гаугасы үсте һәм көй белән ярышырга маташты; һәм тагын әүвәлгесеннән дә усалрак итеп аһәңнәр сугышы купты, ахыр чиктә Айнурның күбесе куркуга калды һәм җырлаудан туктады, ә Мелькор болар арасында хаким калды. Шулчакта Илуватар янә торып басты һәм Айнурлар аның йөз чалымнарының кырыслыгын тоемлады, һәм ул уң кулын күтәрде дә, йә күрегез! буталчык арасында өченче көй таралды, вә ул инде башкаларына охшамаган иде. Гәрчә башыннан йомшак һәм ләззәтле яңгырап, нечкә көйләрдә нәзек авазларның гади бер тибрәнүе булып ишетелсә дә, аны басып китү һич мөмкин түгел иде, аның үзендә көч-куәт тә, төпле нигез дә бар иде. Ахыр чиктә Илуватар тәхете алдында бер вакытта ике моң үскәндәй булды, вә алар берсе икенчесенә һич охшамаган иде. Аларның берсе тирән, вә киң, вә гүзәл, әмма салмак булып, үзеннән аның гүзәллеген тудырган чиксез сагыш саркып торыр иде. Икенчесе хәзер үзенең бердәмлеген тапты, вәләкин каты тавышлы, буш һәм кабатланучан булып калды, вә анда тәртип тә аз булып, ул үзе бихисап быргының берничә нотага үкерүеннән гыйбарәт иде. Дәхи ул беренче көйне тавышының усаллыгы белән басарга омтылды, әмма аның бу мәгърур ноталарын да беренче моң үзенә алып, салмак сафына сала бара иде сыман.

Илуватар сарайларын дер селкеткән һәм моңарчы куптарылмаган тынсызлыкларга да курку йөгерткән тавыш-гауганың иң кызган чагында, Илуватар өченче кат торып басты, вә аның йөзенә күтәрелеп каравы да куркыныч булды. Аннан ул ике кулын да күтәрде, һәм, Упкыннан түбәнрәк, Күк гөмбәзеннән югарырак, Илуватар күзләреннән үткенрәк бер аһәң белән, Моң тукталды.

Шунда Илуватар телгә килде һәм ул әйтте: «Куәтледер Айнур, вә алар арасында иң куәтлесе Мелькор булыр; шулай да, ул да, барлык Айнур да шуны белсен: Мин Илуватар, сез җырлаган нәрсәләрнең киләчәген мин сезгә күрсәтермен, дәхи сез ни кылганыгызны үзегез күрергә тиешлесез. Һәм дә син, Мелькор, шуны белергә тиешле идең: тумышын миндә тапмаган бер моң да җырланалмас, дәхи беркем дә миннән башка моңны үзгәртә алмас. Һәм дә мондый эшне максуд кылучы аңласын ки, әйберләрне бар кылуда минем корал күз алдына китереп булганнан да гүзәлрәккә сәләтле булыр».

Айнур куркуга бирелделәр, шунлыктан әйтелгәннәрне аңлап та җиткермәделәр, ә Мелькорга исә оят булды, шул ояттан яшерен нәфрәт уянды. Ә Илуватар, бар нәфислеге белән күтәрелде дә, Айнур өчен хасил кылынган урыннардан еракка юнәлде, һәм Айнур аңа иярделәр.

Инде Бушлыкка барып җиткәч, Илуватар әйтте: «Күрегез Моңыгызны!» һәм элек Тавыш кына булган урында Яктылык күренде. Вә алар хозурында яңа Җиһан - Бушлык эчендә торган, әмма аның өлеше булмаган шар - пәйда булды. Вә һәммәсе аңа сокланып һәм шаккатып баккан арада, бу Җиһан үз тарихын чишә башлады, гүя ул тере һәм хәрәкәтчән иде. Айнур аңа шулай карап, тынлык саклаганнан соң, Илуватар янә дәште: «Күрегез Моңыгызны! Бу - сезнең шигърият; һәм сезнең һәркаюсыгыз мин сезнең алда урнаштырган яратылыш арасында үзегез уйлап тапкан яки өстәгән сыман булып күренгән нәрсәләрне табар. Ә син, Мелькор, аңыңда яралган серләрнең һәрберсен табарсың һәм аларның Бөтеннең өлеше һәм аның бөеклегенә бәйле икәнен аңларсың».

Ул сәгатьтә Илуватар Айнурга бик күп нәрсәләрне бәян итте; аның сүзләрен хәтерләгәнлекләренә күрә, һәм Ул Үзе бар кылган моңнан һәрберсе алган белемнең ярдәме белән, Айнур булганның, барның һәм булачакның шактыен белерләр иде, бары берничә нәрсә генә аларга нәмәгълүм калды. Берничә мәсьәләне алар аерым-аерым да, җәмәгать булып та төшенә алмадылар, чөнки сандыгында җыелганнарны тулысы белән Илуватар бары тик үзенә ачып бетерде; шуңарга һәр гасырда алдан фараз ителмәгән, үткәннәрдән агып чыкмаган яңа нәрсәләр туып торыр булды. Җиһан манзарасы алларында уйналган арада, Айнур анда уйларында һич булмаган нәрсәләрнең барлыгын күрделәр. Һәм дә Илуватар Балаларының киләчәген күреп гаҗәпкә калдылар һәм аларга әзерләнгән тирәлеккә сокландылар; үз көйләрен сузганда бу яшәү урынын ясау белән мәшгуль булганнарын, әмма бу аның гүзәллектән тыш башка максаты барлыгын белмәгәннәрен аңладылар. Чөнки Илуватар Балаларын Ул үзе генә яралтты; һәм алар өченче көй белән килделәр, ә Илуватар әүвәл яңгыраткан көйдә булмадылар, шунлыктан бер Айнур да аларны бар кылуда катнашмады. Шуңа күрә дә аларны беренче кат күргәч, үзләреннән аерылган, сәер һәм ирекле бу затларны алар сөйделәр, чөнки аларда алар Илуватар аңының чагылышын күрделәр һәм башка очракта Айнурдан да яшерелгән хикмәтне аларда табып өйрәнделәр.

Илуватар Балалары - Эльфлар һәм Кешеләр, Әүвәлгеләр һәм Соңыннан килүчеләр иде. Җиһанның чиксез гүзәллекләре, аның киң сарайлары һәм бушлыклары, аның күчәрле утлары арасында Илуватар аларга яшәр өчен Вакыт Төпләрендә, хисапсыз йолдызлар арасында урын билгеләде. Айнурның бөеклеген генә күреп, аларның коточкыч вакчыллыгына игътибар салмаганнарга бу тирәлек шундый кечкенә булып күренер, ә бит Айнурның бөтен Арда яссылыгын багана нигезенә салып, аны очы энәдән дә нечкәрәк булганчыга кадәр үстерергә кулларыннан килә. Айнур әле һаман кыяфәтен кою белән мәшгуль булган Җиһанның киңлеге турында гына уйлаучыга да ул тирәлек аз тоелыр, ә бит алар бу Җиһанда һәр нәрсәне шундый төгәллек вә җентеклек белән коялар. Әмма Айнур бу тирәлекне һәм гомер кичерәчәк Илуватар Балаларын манзарада күргәч, араларында иң куәтлеләренең шактые бар фикерләрен һәм теләкләрен бу урынга юнәлтте. Алар арасында да Мелькор беренче булды, дәхи ул Моңда катнашкан бөек Айнур арасында иң әүвәлдән үк бар иде. Вә ул, баштан үзенә дә, ялганлады: имеш, ул анда барырга һәм Илуватар Балаларының яхшы тормышы өчен барын да тәртипкә салырга, кайнар белән суык китерәчәк давылларны идарә кылырга тели иде. Әмма, Илуватар Эльфлар белән Кешеләргә вәгъдә иткән бүләкләргә кызыгып, ул чынлыкта аларның ихтыярларын буйсындырырга теләде; ул үзенә буйсынучылар һәм коллар эзләде, Хуҗа дип аталырга һәм аларның ихтыярларын идарә итәргә хыялланды.

Хәлбуки, Айнурның калганнары Җиһанның буш урыннарында урнаштырылган бу тирәлеккә - Эльфлар Арда, ягъни Җир дип атый торган урынга, карадылар да, калебләрен нур белән тутырдылар, ә бихисап төсләргә баккан күзләрендә бәхет очкыннары җемелди башлады. Бары диңгез шавының галәмәт тавышы гына аларны пошаманда тотты. Вә алар җилләргә һәм һавага бактылар; Арданы хасил иткән җисемнәргә, тимер белән ташка, көмеш белән алтынга һәм башка күпчә-күпчә җисемнәрне күрделәр; ә барыннан да бигрәк суга сокландылар. Эльдар әйтерләр ки, Җирдәге башка барча җисемнәрдән көчлерәк булып, Айнур моңының чагылышлары нәкъ менә суда яңгырар икән, ә Илуватар Балаларыннан күпләр, колак сусауларын басалмыйча, Диңгез тавышларын тыңларлар, әмма ни ишеткәннәрен генә белә алмаслар.

Илуватардан Моң турында аеруча җентекле тасвир алалган Айну, Эльфлар аны Ульмо дип атый, суга аеруча мөкиббән булды. Айнур арасында иң игелекле һәм зирәк булган Манвэ җилләр һәм һаваларга илтифатын бирде. Аулэ Җирне кору турында уйлады. Сәләте һәм осталыгы белән ул Мелькордан чак кына калышса да, аңа чын бәхет һәм сөенечне хуҗа булу һәм идарә итү түгел, ә яңаны кору һәм җитештерү бирә иде. Ул берни дә җыймый, ясаган берен тарата тора һәм янәдән эшкә керешә иде.

Дәхи Илуватар Ульмога дәште һәм әйтте: «Күрәмсең Вакыт төпләренең бу нәни почмагында Мелькор синең биләмәләреңдә үк сугыш ачканын? Зәмһәрир суыклар тудырды ул, тик минем чишмәләрнең гүзәллеген дә, тирән күлләремнең зәңгәрлеген дә бетерә алмады. Күрче бу карны, суыкның таң калдыргыч хезмәтен! Мелькор чыдап булмас эссене һәм корылыкны уйлап тапты, әмма диңгез җырын чүлгә әйләндерә алмады. Күрче бу болытларның бөеклеген һәм биеклеген; үзгәрмичә яши алмас мәңгелек томаннарны! Җиргә яуган ягъмур тавышын тыңла! Менә шушы болытлар даирәсендә син яраткан кардәшең Манвэ белән якын торырсың».

Моңа Ульмо болай җавап бирде: «Хактыр ки, Су дәрьясы минем кальбемдә туа алган сурәтләрдән дә гүзәлрәк булып чыкты; ә кар бөртекләрен иң яшерен уйларымда да тудыра алмадым; көйләремнең һичберендә дә ягъмур тавышларын ишетмәдем. Хуш, Манвэга иярермен мин, аның белән бергә көйләрне тагын да аһәңлерәк итәрбез!» Менә шул заманнардан Манвэ белән Улмо аркадашлар булдылар һәм бар гамәлләре белән Илуватар юлыннан туры атладылар.

Әмма Ульмо әле сөйләп тә бетермәстән, Айнур әле һаман бу манзарага сокланып баккан арада, күренеш алардан тартып алынды һәм гаиб булды. Шул мизгелдә алар яңа бер нәрсәне, моңарчы фикерләрендә генә таныш булган Караңгыны күргәндәй булдылар. Тамаша кылган манзараның матурлыгыннан калебләрендә гыйшык уты янды, вә үзләре Җиһан пәрдәләрен чишү хыялына бирелде, вә барча уйлары шул хакта булды. Ник дигәндә, манзара алардан яшерелгән чакта тарих әле ахырына җитмәгән, вакыт күчәрләре дә әйләнеп бетмәгән иде. Әйтерләр ки, бу манзара Әүвәлгеләрнең таркалган, ә Кешеләр Хакимлеге башланган мизгелдә тукталган имеш. Менә шунлыктан, Валар тулысы белән Моңны да ишетмәгәннәр, Соңгы Гасырларны, ягъни Җиһан ахырын да күрмәгәннәр.

Шуннан Айнур арасында тавыш купты; әмма Илуватар аларга дәште дә, диде: «Уйларыгызны беләмен мин, күзләрегез күргәннәрне уйда гына түгел, ә үзегез күк чынбарлыкта булдырырга телисез. Алайса, мин әйттем: Эа! Болар бар кылынсын! Вә мин Бушлыкка Сүнмәс Ялкынны җибәрермен, дәхи ул Җиһанның йөрәгендә урнашсын; ә Җиһан үзе Бар булсын, теләгәннәрегез анда катнашсын».

Шулчак Айнур гаҗәеп ераклыкта яктылык туганын күрде, ул, гүя эчендә ялкынлы йөрәк типкән болыт иде. Бу күренешнең инде манзара гына түгеллеген алар белә иде. Илуватар яңа нәрсәне бар кылды: Эа, Җиһан үзе туды.

Айнурның беришләре Илуватар хозурында, Җиһанның теге як чигендә мәңгегә калды; ә калганнары, шул исәптән, иң кодрәтле һәм иң гаделләренең күбесе, Илуватар яныннан китте һәм Җиһанга иңде. Әмма дә ләкин, Илуватар куйган шарттанмы, әллә сөюләре таләп иткәнгәме, бу иңүдән соң куәтләре Җиһан эчендә урын тапты, аның белән бәйле калды; аның ахыр сәгате сукканчы бергә, Җиһан аларның, ә алар Җиһанның тормышы булырлар. Шул вакыттан аларны Валар, ягъни Җиһан көчләре дип атыйлар да инде.

Әмма Валар Эага иңгәч, гаҗәпләнүдән нәүмиз калдылар, чөнки манзарада күзләрен сөендергән тамашаларның берсе дә әле тудырылмаган иде. Барысы да яралгы халәтендә, караңгы вә рәвешсез иде. Бөек Моң исә Вакыт тумаган Сарайларда фикернең үсүе һәм чәчәк атуы гына булды, ә Манзара - киләчәккә караш ташлау гына булып чыкты. Әмма әлегә Вакыт туып кына килә иде, һәм Валар Җиһанның җырда җырланганын һәм манзара итеп күрсәтелүен, әмма аны чынбарлыкта кору аларга йөкләнгән вазифа икәнен төшенде. Менә шулай исәбе билгесез, чикләре өйрәнелмәгән киңлекләрдә бөек хезмәт башланды. Ничә гасырлар баргандыр ул, хәзер беркем әйтә алмас, әмма Вакыт Төпкелләрендә һәм Эаның иркен сарайларында тиешле сәгать сукканда, Илуватар Балалары яшәячәк урын әзер булды. Бу эштә төп хезмәтне Манвэ белән Аулэ һәм Ульмо башкарды; әмма иң башыннан ук Мелькор да монда катнашты; булдыра алганча ул һәр кылынган хезмәткә тыкшынды, аларны үз теләк вә максудларына яраклаштырырга тырышты, бөек утларны кабызды. Һәм дә Җир әле яшь булып, Мелькор уты аның өслеген каплаган чакта, Мелькор башка Валарга болай диде: «Бу минем Патшалык булырга тиеш, дәхи мин аңа исемемне бирермен».

Әмма Илуватар гакылында Манвэ Мелькорның бертуганы иде; Илуватар Мелькор фетнәсенә каршы яңгыраткан Икенче Көйдә дә ул төп аһәңче булды. Менә хәзер исә ул үзе тирәсенә бихисап олуг вә кечек рухларны чакырды; вә алар Арда кырларына иңделәр һәм Манвэга ярдәмче булдылар. Шул рәвешле, моңарчы кылынган хезмәтне Мелькор харап итеп, Җир чәчәк атмас борын сулмасын өчен тырыштылар алар. Вә Манвэ Мелькорга әйтте: «Бу патшалык тик синеке булмас, ялгышасың син: монда башкаларның хезмәте синекеннән аз кермәде». Мелькор белән башка Валар арасында бүленеш булды, бу чакта Мелькор биреште һәм бүтән якларга юл алды, шунда теләгәнен кылды, әмма Арда патшалыгын турында хыяллары кальбеннән һич китмәде.

Хәзер Валар үзләренә төс һәм кыяфәт алды; Җиһанга Илуватар Балаларына мәхәббәтләре һәм өметләре аркасында гына килгән чакта, Илуватар манзарасында баккан рәвешләргә керделәр алар, фәкать бөеклек һәм галилекләре белән генә аерылып тордылар. Хәлбуки, төс-кыяфәтләрен Җиһанның күзләре күргән күренешеннән алдылар, Җиһанның асылына иярмәделәр. Безгә кием кирәк булган сыман, аларга да кыяфәт рәвеше кирәк; әмма без шәрә калсак та, асылыбызны югалтмыйбыз. Дәхи нәкъ шулай ук Валар да, әгәр дә теләсәләр, кыяфәтсез йөри алырлар, вә ул чагында аларны, каршыларында торган хәлдә дә, Эльфлар да күрә алмас икән. Ә үзләрен күрсәтергә теләгән мәлләрдә кайберләре ир-ат, кайберләре хатын-кыз кыяфәтен алыр. Әүвәлдән үк холыклары илә берсе икенчесеннән аерылыр иде, вә алар һәркаюсы үзе кыяфәтне сайлады, һәм холыклары шул сайлауларында күренде, әмма сайлаганнары холыкларын билгеләмәде. Без дә кием белән ир яки хатын затыннан булуыбызны күрсәтәбез, әмма кием безне хатын да, ир дә итә алмый. Әмма Бөекләр үзләрен бизи торган төс-сурәтләрен Илуватар Балаларының патша һәм патшабикәләре шикелле генә итмәде. Кайчагында алар уйларына хаслы рәвештә кыяфәт алып, гали дә, коточкыч та булырлар иде..

Вә Валар үзләренә бик күп аркадашлар җыйды, кайберләре гадирәк, кайсыберләре үзләре күк диярлек куәтле иде. Бергә алар Җирне билгеле шәкелдә корды һәм аның дуамал холкын тынычландырып күп хезмәт куйды. Ә аннан Мелькор монда ниләр кылынганын да, Валарның Җирдә күзгә күренеп, Җиһан төсләрендә йөрүләрен һәм дә гүзәл вә мәһабәт булуларын, ә Җирнең, тәмам тәртипкә китерелеп, хуш гөлбакчага әверелгәнен күрде. Хәсәд һәм көнләшү аның эчендә янәдән кодрәтле көч булып үсте; дәхи ул да төс-кыяфәткә ия булды, әмма эчтән көйдергән явызлыгы аркасында төсе караңгы һәм коточкыч иде. Вә ул Ардага иңде һәм кыяфәтенең бөеклеге вә куәтлеге белән башка Валардан өстен булды: үзе диңгез уртасында болытлардан да биегрәк булып, түбәсенә боз каплаган һәм төтен вә уттан таҗ кигән тау сыман иде, ә күз карашларында кайнарлыгы белән көйдерергә дә, зәмһәрир салкынлыгы белән җелекләргә үтәргә дә сәләтле ялкын яна иде.

Менә шулай Валарның Арда хакимлеге өчен Мелькор белән беренче сугышы башланды; бу көннәрнең гарасатлары турында Эльфларга да бик аз мәгълүм. Ишетелгәннәрне исә Валар үзләре хәбәр иткәндер, чөнки Валинор җирендә Эльдалие алар белән сөйләшеп, алардан дәрес алган иде; әмма Валар Эльфларга кадәр үткән орышлар хакында бик аз гына хәбәр иткәндер. Шулай да, Эльдар арасында әйтерләр иде ки, Валар, Мелькорга карамастан, Җирне идарә кылып, аны Әүвәлгеләрне килүенә әзерләр өчен шактый күп көч түктеләр. Кыйтгалар кордылар алар, ә Мелькор аларны җимерде; үзәнлекләрне җәйделәр, Мелькор аларны таш-катканак итте; таулар койдылар алар, ә Мелькор аларны изде; диңгезләр чокыдылар, Мелькор аларны түгеп бетерде. Тыныч көннәр дә, тик кенә үсү дә ул гасырларда мөмкин түгел иде, чөнки Валар тырышып кәшеф иткәннәрне Мелькор җимермичә йә ватмыйча калмады. Вәләкин хезмәтләре гел заяга китмәде, дәхи беркайда да, бер әсәрләрендә дә уй һәм максудлары тулысы белән чынга ашмаса да, бер әйбер дә Валар әүвәл теләгән сурәткә кермәсә дә, бернигә дә карамый, әкренләп Җир бизәлде һәм ныгайды Шулай итеп, Вакыт төпкелләрендә, бихисап йолдызлар арасында, Илуватар Балалаларының яшәү урыны хасил кылынды.