Найти тему

Биткоиннарым күп булган булсам

Оглавление

Күзаллыгыз!

2009 елның башында сез әллә ничек биткоин нәрсә икәнен белеп алып, кызыксынып, аларны майн итәргә тотынасыз. Бүлмәгездә салкын, өй компьютерның процессоры һаваны җылытсын, чөнки башка компьютер таратылган санауларга күңелегез суынган, протеиннар структуралары белеп алынган инде, ә Галәмдәге Җирдән тыш Зиһен әле табылмый калган. Ул бүлмәне җылытудан сезгә хет әллә нинди акча сыман нәрсә калыр. Берничә ай дәвамында 100 000 биткоин майн иткәч, сезгә туйды ул. Берничә елдан соң, биткоинның курсын күреп, сез аһ итәсез, көтмәгәннән сез бай кеше икән, бер шарты гына бар - акчагызны астыртын гына түгеп була.

Юк, ул байлык, ул шәхсән байлык түгел. Ул шәхсән байлыктан файдаланмыча дөньяны үзгәртә алырлык байлык. Ул үзгәртә алырлыктан ничек файдаланыр идегез? Мин ничек файдаланыр идем?

Креатив яшьләрне иярә торган эш урыннары

Мин Казандагы эш базарын күрәм, анда "зур дөньядагы" барлыгыннан төшеп киткән һөнәрләрен күрәм. Мин берничә күрәләтә сатып алучыны тапмас стартапны финанслар идем, Казанда яңа һөнәр ияләрен үстерү өчен. Мондый стартаплар янып беткәч, чыннан да кирәкле эш осталарын табар иде, аннан Казан үсеше дә башкача барыр иде.

Кемне үрчетер идем? Төрле ЧПУ станокчыларны, металл белән агач эшкәртү осталарын, радиоинженерларны, фармацевтик химиясе белгечләрен, график белән иллюстраторларны. Программистларны үрчетәсе дә килми, үзләре үрчиләр. Тупас көч һәм төрле "милитарийе" һөнәрләрдән кешеләрне кул осталыкка бу юлы күчерер идем.

Ләкин телне үстәрү сферадагы стартапларны үз-агымына куймас идем, "яндырып бетермәс" идем. Алар җитештерә торган продуктны төрле тел һәм үзаң үзенчәлекне үстерүгә көйләр идем. Татар телен нейрочелтерләр тарафынна эшкәртүенә күп ресурс бирер идем.

-2

Табигатьне сөю

Шуны аноним рәвештә ясарга бик кыен, ләкин тырышып карар идем.

Мин урман белән урман паркларының хуҗалыгын ил гизүче кешеләргә каратыр идем. Аурупа үрнәкләре буенча түләүсез лагерь белән ял итү урыннары төзекләндерер идем. Велоюллар билгеләр идем. Казанда гына түгел, Марий Элда да ))

Минем өчен ул табигать гына түгел. Табигать ул ертлачлар куркынычыннан яклаучысыз. Ертлачларга күрсәтер идем: ертлачларны һәр өлкәдә без кимсетәбез. Кешеләрнең башка мөнәсәбәтләрендә ул күрсәтүе кыен була, ертлач булмаганны "инициативалы генә"не бушка гына "сындырып" була. Табигатькә карап, ертлач ул ертлач булып күренә, ертлач булып күренә торган да - чын ертлач.

-3

Контентне диҗитәлләү

Казан архивларын биткоинлата арадашчыларга түләп диҗитәлләтеп чыгар идем. Бар булган контентне җыеп, аны ачыктан ачык булып интернеттә урнаштырыр идем. Әгәр ул канунны бозса, пират рәвешендә урнаштырыр идем. Казанга кагылган Русия һәм дөнья архив документларын да эзләр идем, ачыктан-ачык булып урнаштырыр идем. Карталар, планнар, граммпластинкалар, шәҗәрә, тарихи милек документларын.

-4

Яңа капиталистларның гаебен үлчәү әсбабы

Әлбәттә, төрле БТИдан, Росреестрлардан хәзерге милек документларын табып була. Акча җитсә әгәр. Бар милекнең бер иядән икенчегә өченчегә күчү тарихын белсәбез, без машиналар өйрәнү белән математик граф методлары белән "аномалияләрне" таба алабыз. Башка милекнең бәясе белән чагыштырганда үтә арзан сәер килешүләр, килешүләр тарафларының бер берсенә кызык бәйләнешләре, барысын да исәпкә алып, нәтиҗәдә 1980-1990 елларда баеп киткән һәр капитал иясенә "коэффициентны" исәпләп була. Ул коэффициент баеп китүеннең "хәләллеген" күрсәткече булып, ачыктан-ачык бер урында күрсәтелеп торыр иде.

Ни өчен кирәк ул? Акчалардан исе килми, чын "фиатлы" акчадан (биткоиннан түгел) сасы исе килми. Иктисади яктан ул бик яхшы, "хәләл" булмаган эштә табылган акчаны "хәләл" булган эшкә юнәлтеп була. Этик яктан ул яхшы түгел, "хәләл" булмаган эштә акчаны тапканны "токсик мал" иясе дип билгеләсе килә. Башка мал ияләре бу кешегә килешмәсеннәр өчен, ул кешенең малы бәясе төшсен өчен.

-5

Ә ул миңа нишә кирәк? Чөнки мин социализмга да, капитализмга да "кагыйдәләргә" кебек карыйм. Кем ул яхшы кеше? Кагыйдәләрне бозмаган кеше. Яхшымы, гаделме кагыйдәләр ул мөһим түгел бу сорауда. Шуннан, 1991 тан соң туган "үзенне ясаган" яшь капиталист минем өчен начар кеше түгел. Ә социализм кагыдәләре булган вакытта капитализмны эшләгән, ә аннан чын легаль капитализмга ул милекне/акчаны алып кергән һәм бу алып кергәннән файдаланып ул капитализмда фораны алганнарны, аларны, минемчә, чикләргә кирәк.

Хәзерге капитализмны бозмыйча, капитализм башлаганнан соң капитализмны гына күргән яшь капиталистлардан алмыйча да бүлмичә ничек була ул?

-6

Һәркемгә ачык "капиталның токсиклыгы коеффициенты" ул!

Миңа аны булдыру кызык! Барысын да исәпкә алып, капитал ияләренә ул коэфициентларны биреп чыгып, мин аноним рәвештә ул проблематикага игътибар итер идем. Журналистлар "гаделлеккә яңа ысул бар бит" дип яңалыкны таратыр иде. Популист политиклар, "без бу коэфициенттән файдаланып салымнар системасын үзгәрербез, безгә тавыш бирсәгез иде" дип кычкырыр иде. Ә мин үзем, исемсез калып, җәмәгатьнең яңа үсеш спираленең әйләнешеннән рәхәтләнер идем :)