Найти в Дзене
Оазис

«Хуш һәм бәхетле бул. Син хәзер иң бай кеше», — диде кәрлә.

Әкиятнең дәвамы. Башы telegram дагы безнең "Иҗат" каналына язылыгыз. https://t.me/tishar2691 Мин тилергән кебек алтын тәңкәләргә һәм кыйммәтле әйберләргә ябыштым һәм кесәләремә тутыра башладым. Әмма кәрлә миңа тизрәк сандыкларны һәм капчыкларны алып чыгып дөяләргә төяргә кушты. Бөтен дөяләргә дә төяп бетергәч, кәрлә бер сандыктан ниндидер кечкенә көмеш тартмачык алды, аны сак кына карады да кесәсенә салды. Шуннан ул мине кулымнан тотып мәгарәдән алып чыкты. Без чыгуга, ул тагын тылсымлы сүзләр әйтте. Җир калтырап куйды, ярык ябылды һәм безнең алда бары тик кыя гына калды. Дөяләр көч-хәл белән аякларына бастылар — йөкләре шулкадәр авыр иде. Озакламый без тарлавыктан чыктык һәм юлга бастык. «Хуш һәм бәхетле бул. Син хәзер иң бай кеше», — диде кәрлә. Ул кырык дөяне санап алды да Басрага таба юл тотты. Ә мин калган кырык дөяне туган Багдадка бордым. Алга таба атлыйм дигәндә туктап калдым. Йөрәгемне тырнаклары белән комсызлык кысып алды: «Мин кәрләгә үземнең кырык дөямне һәм җитмәсә хәзинә

Әкиятнең дәвамы. Башы

telegram дагы безнең "Иҗат" каналына язылыгыз. https://t.me/tishar2691

Мин тилергән кебек алтын тәңкәләргә һәм кыйммәтле әйберләргә ябыштым һәм кесәләремә тутыра башладым. Әмма кәрлә миңа тизрәк сандыкларны һәм капчыкларны алып чыгып дөяләргә төяргә кушты.

Бөтен дөяләргә дә төяп бетергәч, кәрлә бер сандыктан ниндидер кечкенә көмеш тартмачык алды, аны сак кына карады да кесәсенә салды. Шуннан ул мине кулымнан тотып мәгарәдән алып чыкты. Без чыгуга, ул тагын тылсымлы сүзләр әйтте. Җир калтырап куйды, ярык ябылды һәм безнең алда бары тик кыя гына калды.

Дөяләр көч-хәл белән аякларына бастылар — йөкләре шулкадәр авыр иде. Озакламый без тарлавыктан чыктык һәм юлга бастык.

«Хуш һәм бәхетле бул. Син хәзер иң бай кеше», — диде кәрлә.

Ул кырык дөяне санап алды да Басрага таба юл тотты. Ә мин калган кырык дөяне туган Багдадка бордым.

Алга таба атлыйм дигәндә туктап калдым. Йөрәгемне тырнаклары белән комсызлык кысып алды: «Мин кәрләгә үземнең кырык дөямне һәм җитмәсә хәзинә бирдем. Нәрсә өчен бирдем мин аны? Мин, бәхетсез, үз-үземне таладым! Кәрләгә шуның кадәр байлык нигә кирәк? Бәлки, мин кайчан да булса тарлавыкны һәм бу хәзинәне үзем тапкан булыр идем һәм барлык хәзинә минем үземә генә булыр иде».

Үземнең дөяләрем һәм хәзинә миңа шулкадәр кызганыч тоелды: түзә алмыйча кәрләне куып киттем.

«Әй, бөек кәрлә! — дидем мин аңа. — Син - ялгыз юлаучы, сиңа нигә шуның кадәр дөя? Аларга көчең җитмәс. Иң яхшысы миңа унысын кайтарып бир, сиңа утызы да җитәр. Мин гомерем буе синең яхшылыгыңны онытмам».

Кәрлә эндәшмичә генә миңа ун дөяне санап бирде, ә калганнарын үз юлы белән куып алып китте. Хәзер минем алтын һәм хәзинә төялгән илле дөям булды һәм мин бәхетле идем. Әмма унбиш адым да китә алмадым, комсызлык тагын мине игәүли башлады: «Ни өчен мин шунда ук егерме я утыз дөяне сорамадым! Бәлки, ул биргән булыр иде. Нәрсә өчен аңа шуның кадәр байлык?

Һәм мин тагын кәрлә артыннан чаптым, куып җиттем дә әйттем: «Син онытмагансыңдыр: дөяләр минеке. Мин аларның бөтен холкын беләм һәм идарә итә алам. Ә сиңа аларны биләү кыен булыр. Иң яхшысы: тагын егермесен миңа бир. Сиңа унау да җитәр».

Кәрлә бер сүз дә әйтмәде һәм миңа тагын егерме дөяне бирде, ә калган унысын үзе белән алып китте.

Әмма комсызлык мине тагын да ныграк яулап алды. Һәм мин тагын калган ун дөяне бирүен үтенә башладым. Кәрлә бер сүз дә әйтмичә соңгы дөяләрне дә бирде.

Хәзер мин барлык дөяләрне дә туплап тәртип белән тездем һәм, тулысынча бәхетле килеш, Багдадка китәргә җыендым. Көтмәгәндә мин кәрлә кесәсенә салган теге көмеш тартмачыкны искә төшердем һәм уйладым: ул тартманы аннан алырга кирәкми микән? Ул аңа нәрсәгә? Ә миңа кирәк булып — ул да бит акчага тора».