Найти в Дзене
Оазис

Тылсымлы тартма гарәп әкияте

telegram дагы безнең "Иҗат" каналына язылыгыз. https://t.me/tishar2691 Бик күп заманнар элек көн саен базар мәйданында сукыр хәерче күренә һәм моңсу тавыш белән кычкыра иде: — Һәркем миңа сәдака бирсен һәм битемә суксын! Һәркемнең миңа хәер бирүен һәм яңаклавын үтенәм! Хәзер мин сезгә байлыкка комсызлык ничек итеп минем күзләремне сукыр калдыруын һәм якты дөньяны күрүдән мәхрүм итүен сөйлим… Һәм сукыр шундый тарих сөйли: — Минем исемем Абдулла, һәм мин тумышым белән Багдадтан. Әти үлеменнән соң зур мирас калды, әмма мин акылсыз, ялкау идем һәм байлыкны бик тиз туздырып бетердем. Хатыным мине соңгы акчаларга ике дөя сатып алырга күндерде. Мин йөк ташып шуның хисабына яши башладым. Азлап-азлап акча җыйдым һәм байый башладым һәм берничә елдан соң минем кәрванда сиксән дөя бар иде инде. Мин Багдадтан Барсага һәм башка зур шәһәрләргә товарлар ташдым. Бервакыт кәрван белән Багдадка өйгә кайтып барганда, ярты юлда ял итәргә тукталдым. Дөяләрне чишеп утларга җибәрдем, ә үзем агач астында ял ит

telegram дагы безнең "Иҗат" каналына язылыгыз. https://t.me/tishar2691

Бик күп заманнар элек көн саен базар мәйданында сукыр хәерче күренә һәм моңсу тавыш белән кычкыра иде:

— Һәркем миңа сәдака бирсен һәм битемә суксын! Һәркемнең миңа хәер бирүен һәм яңаклавын үтенәм! Хәзер мин сезгә байлыкка комсызлык ничек итеп минем күзләремне сукыр калдыруын һәм якты дөньяны күрүдән мәхрүм итүен сөйлим…

Һәм сукыр шундый тарих сөйли:

— Минем исемем Абдулла, һәм мин тумышым белән Багдадтан. Әти үлеменнән соң зур мирас калды, әмма мин акылсыз, ялкау идем һәм байлыкны бик тиз туздырып бетердем. Хатыным мине соңгы акчаларга ике дөя сатып алырга күндерде. Мин йөк ташып шуның хисабына яши башладым. Азлап-азлап акча җыйдым һәм байый башладым һәм берничә елдан соң минем кәрванда сиксән дөя бар иде инде. Мин Багдадтан Барсага һәм башка зур шәһәрләргә товарлар ташдым.

Бервакыт кәрван белән Багдадка өйгә кайтып барганда, ярты юлда ял итәргә тукталдым. Дөяләрне чишеп утларга җибәрдем, ә үзем агач астында ял итәргә утырдым. Кинәт каяндыр бер кәрлә килеп чыкты. Ул минем янга килде һәм без сәламләштек. Кәрлә яныма утырды һәм каян кая юл тотуымны белеште. Мин аңа җавап бирдем һәм ризыгымны бүлештем. Без шулай агач астынд утырып сөйләшеп киттек.

Көтмәгәндә кәрлә: «Мин тауларда гаять зур хәзинә яшеренгән урынны беләм. Синең дөяләреңә алтын һәм кыйммәтле әйберләрне төясәң дә хәзинәнең кимүен сизмисең», — диде.

Кәрләнең бу сүзләрен ишетеп тәкатьсез рәвештә ул хәзинзгә ия буласым килде. Һәм мин кәрләдән үтенә башладым: «Ул урынны миңа күрсәт һәм мин сиңа бер дөямне бирәм. Шуңа хәзинәне төя дә кая теләсәң шунда алып бар».

«Син шундый санап бетергесез байлыкны бик арзанга алырга телисең, — дип җавап бирде кәрлә. — Менә миңа дөяләреңнең яртысын бирсәң, шул чакта сине алып барып хәзинәне күрсәтәм».

«Моңа кырык дөяне биреп, калган дөяләргә үзем өчен алтын төясәм, алай да бик яхшы була, — дип уйладым мин. - Бернинди көч куймыйча, шундый гаять зур байлык алу уен эш түгел!» Һәм кырык дөяне бирергә вәгъдә иттем.

Без сиксән дөябезне җыйдык та юлга кузгалдык. Озакламый тауларга килеп җиттек тә тирән, караңгы үткелгә килеп кердек. Шундый тар иде ул, дөяләр анда көч-хәл белән генә үтә ала, анда да чүгәләп кенә. Кәрлә алдан барды. Кинәт ул туктады да: «Менә килеп тә җиттек. Дөяләреңне җиргә чүктер дә йөк төяргә әзерлә», — диде.

Кәрлә кушканны үтәдем. Шул чакта ул тагын аз гына алгарак барды да биек кыя янында тукталды. Аннары бер кочак чыбык җыеп яндырды. Учак үрләгәч, утка ниндидер порошок сипте дә ниндидер сүзләр әйтте. Кинәт җир җир тетрәү вакытындагы кебек селкенә башлады һәм коточкыч шартлау ишетелде, кыяда учак янган төштә тирән ярык пәйда булды.

«Минем арттан бар», — диде кәрлә.

Без ярыкка кердек һәм гаять зур мәгарәгә килеп чыктык. Күзләрем ни күрде анда! Алтын тәңкә өемнәре, кыйммәтле металл сандыклары… Валлаһи дип әйтәм, хәзинәнең чиге күренми иде!

Әкиятнең дәвамы бар