1964 елда СССРда «Морозко» киноәкиятен төшерәләр. Николай Эрдман һәм Михаил Вольпиннар сценарие буенча төшерелгән бу әкиятне барлык совет кешеләре дә карады, күп буын балалар шул әкият буенча тәрбияләнде һәм тәрбияләнә. 1990 еллар ахырында продюсерлар әлеге фильмны видеокассеталарда Америка Кушма Штатларында тараталар. Голливуд боевикларын карап тәрбияләнгән янкиларның кече яшьтәге балалар өчен төшерелгән киноәкияткә реакциясе кызыклы. Рус рухи ныклыгы (духовные скрепи) американ психологиясе өчен бик хәтәр сынау булып чыга, хисләр давылы кузгалта һәм фильм шунда ук барлык заманнар һәм халыкларның ин начар 100 фильмы исемлегенә керә: «Кино тарихындагы иң сәер фильм! Ихтимал, сценаристлар төркеме наркотиклар тыгынгандыр», — дигән кайтавазлар пәйда була. «Барыннан да начары: бу фильмны балаларныкы дип атыйлар. Бу шизофреник, кот очарлык, психопатик катнашма. Мин моны балачакта карасам, акылдан язар идем», «Джек Морозны» (америкача исеме шундый) караганнан соң миңа төнлә начар төшләр керә» дигән бәяләр еш очрый. Тамашачыларның берсе: «Ни өчен мин бу фильмны шулкадәр күралмыйм, чөнки ул үзенең балалар аудиториясен: «Матур кешеләр — яхшылар, ә ямьсезләр — явыз һәм начар» дип өйрәтә», — дигән бәя бирә.
Американнар белән килешергә мөмкин, килешмәскә дә була, әмма бала психологисе өчен убырлы карчыкның яшь егетне көрәккә утыртып кызу итеп ягылган мичкә тыгарга азаплануын, тегесенең җәлладын алдап, аның үзен крематорийга озатып, капкачын каплап куюын карап утыруы шактый газаплы хәл булырга тиешлеген аңларга кирәк. Безнең әкиятләрдә тәрбияләнгән җиде-сигез яшьлек балалар гадәттә мондый вәхши күренешләргә тыныч карыйлар, кул чәбәкләп тә куярга мөмкиннәр, тик бу инде психиканың бозыла башлавы турында сөйли. Әле сәнгать белән бозылып бетмәгән сабый күңеле өчен исә бу, чынлап та, авыр күренеш. Без үзебез дә күптән инде каты күңеллегә әйләнгән шәхесләр, иртә балачагыбызны оныттык, самими хисләрнең, чын кызгануның, күңел йомшаклыгының ни икәнен белмибез. Шуннан соң инде аптырыйбыз: безне әйләндереп алган дөньяда вәхшилек күренешләре ни өчен шулкадәр күп?
Совет идеологиясе җимерелә башлаган соңгы чорларда язучы Мөхәммәт Мәһдиев улы Искәндәрнең сабый чакта «Шүрәле» әкиятен укыганда, Шүрәлене кызганып елавы турында сөйләп, әкиятне балалар әдәбияты исемлегеннән чыгарырга тәкъдим иткән иде. Мин ул чакта өйләнмәгән егет идем, әдип бераз арттыра, кыланыбрак та җибәрә кебек тоелды. Бер-бер артлы улым һәм кызым туып, әкиятләр тыңларлык яшькә җиткәч, мин дә аны-моны уйламыйча, кулга классик әкиятне алдым һәм йоклар алдыннан әкиятләр тыңлауны гадәткә керткән сабыйларга ярты-йорты актерлык сәләтемне бар көченә җигәргә тырышып укып чыктым. Көтмәгәндә әкиятнең финалында борын тарткан тавышлар ишетелде: өч-дүрт яшьлек ике сабыйдан торган «дуэт» бераздан ярсый-үкси башлады. «Абау, нәрсә булды?» дидем мин һаман да эшнең нидә икәнен аңламыйча. «Шүрәле кызганыч», — дип җавап бирде ике сабыйлык хор һәм тагын да кызганычрак итеп үкерергә тотынды. Шунда мин, югары белемле педагог һәм филолог, гомеремдә беренче тапкыр әдәби әсәрне баланың яшенә карап сайларга кирәк икәнлеген бөтен җаным-тәнем белән төшендем. Безнең әдипләрең аны-моны уйлап тормый гына язып ташлаган әсәрләре, алардагы идеяләр шәхес формалаштыра, аның психикасын, уй-фикерләрен программалаштыра, моңа кино сәнгате, вакытлы матбугат язмалары, хәзер инде компьютер һәм интернет уеннары үзләреннән байтак өсти. Нәтиҗәдә без бүгенге җәмгыятьне күрәбез: аналар яңа туган балаларын буып ташлауны бернигә дә санамый, машинанга утыртып алып китеп, көчләп-үтереп ташланган кыз балалар саны арта, ирләр хатыннарын дөмбәсли, хатыннар исә җаен туры китереп ирләрен суя. Бүгенге көндә россиялеләр өчен иң начар халык кем? Әлбәттә, «укороп»лар. «Укроплар»ны юк итәргә кирәк дигән идея - бүгенге интернет-кайтавазларның төп идеясе. Православ христианлыкны үзләренең традициясе дип санаган ике славян халык бүген бер-берсен турап ләззәт ала, кайчандыр фашизмга каршы иңне-иңгә терәп уртак Ватанны саклаганнар онытыла, тыныч шәһәрләр өстенә яуган туплар яңгырына куллар чәбәкләнә. Вәхшилекме бу? Вәхшилек! Милли хисләр үзләренең үсеш векторын шул юнәлештә дәвам итсәләр, бер-берсен кызганмаган кандаш туганнар безгә төрки-мөселман халыкларга ничек карарлар, күрәлмаучылык температурасы нинди югарылыкта булыр. Күптән түгел генә булып узган чечен халкының фаҗигасын без инде оныттык, әмма бәла агач башыннан түгел, халыклар башыннан йөри икәнен карт тарих туктамый исбатлап тора.
1980 еллар башында әфганлылар шулай явыз булып санала иде. Аларны илләренә барып сую, интернациональ бурыч дип аталды. Бик күп яшь егетләр Әфган чүлләреннән психикасы җимерелеп, кешелектән чыгып кайттылар. Боларның «каймагы» хәзер көнчыгыш Украинада могҗизалар һәм батырлык үрнәге күрсәтә. Менә шул «әфганлы»ларның берсе белән миңа туксанынчы еллар ахырында мәчеттә очрашырга туры килде. «Кыюлык өчен» бераз төшереп алган, әмма вөҗдан газабын җиңә алмыйча мәчеткә килеп кергән ул егет турында унбиш еллар тирәсе элек мин бер язган идем инде. Безнең диалог кыска булды: «Мин, — диде яңа танышым, — туктый алмый эчәм, гаиләм дә юк». Минем әлеге ситуациядән ихтыяр көчен туплап чыгарга мөмкин икәнен аңлатуыма ул ярым килешеп кул селтәде дә дәвам итте: «Минем кеше суйганым да бар, — бармаклары белән минем бугаз төереннән тотты һәм, — менә моннан ышкып кына җибәрә идек, «Аллаһ әкбәр» дип кычкырып үлделәр барысы да», — диде. Әфган каһарманының моңсу карашында бер генә сорау язылган иде: «Мине кичерәчәкләрме?» Мин исә гуманистик тәрбия турында лаф орган икейөзле совет пропагандасын уйлап куйдым. Югыйсә, әсирләр турында Женева конвенциясе дә бар, аларны каһәрләргә ярамавы халыкара дәрәҗәдә беркетелгән. СССРда исә әсирләре кешегә санамадылар, конвенциягә дә кул куймадылар, шуңа күрә фашист тоткынлыгына эләккән совет кешеләре башка ил халыкларына караганда ныграк каһәрләнде, исән калганнарын Сталин лагерьларында тагын да кешелексезрәк шартларда мыскыл иттеләр. Хәзер тарих Украинада кабатлана, ике яктан да совет тәрбиясе алган, уртак әкиятләрдә, уртак әдәбиятта тәрбияләнгән кешеләр бер-берсен юк итеп ләззәт алалар. Нәрсә хакына эшләнә болар? Ниндидер бер акланырлык идеясе дә юк бит. Сугышны акларлык бер сәбәп юк. Бары тик канга сусаган сәясәт бар да, тәкәбберлектән шашкан халыклар гына бар.
telegram дагы безнең "Иҗат" каналына язылыгыз. https://t.me/tishar2691