Найти тему
Татарский Мир

“Булачак милләт әгъзалары, Яңа ел белән!”

Оглавление

Нәрсә соң ул Яңа ел бәйрәме, дисәк, күпләр: “Иске елны озату, Яңа елны каршы алу, үткән елга нәтиҗәләр ясау, киләчәккә планнар кору”, -диярләр. Әйе, нәкъ шулай. Яңа ел бәйрәменең иң төп билгеләре – яңа бәхет-шатлыклар, ихлас теләкләрнең тормышка ашуына өметләнү, яңа хыяллар белән яну, илгә-көнгә тынычлык, уңышлар теләү. Бүген генә түгел, элек тә шулай булган, кешеләр Яңа елга яңа хыяллар белән аяк басканнар, киләсе елга зур өметләр баглаганнар.

Татарларда Яңа елны үткәрү гадәте бик борынгы булмаса да, ХХ гасыр башында аның беркадәр тәртипләре була инде. Ул бигрәк тә балалар өчен көтеп алынган, тылсым һәм хыялларга, бәхет-шатлыкларга, бүләкләргә төрелгән бәйрәм була, шуңа да олылар балаларның теләкләрен искә алырга, аларны шатландырырга тырышканнар.

Бу чорда татар балалары өчен төрле бәйрәм чаралары, кичәләр оештыру гадәткә керә башлый. Мәктәпләрдә Мәүлид кичәләрен христианнарның раштуа чыршысы бәйрәменә охшатып үткәрә башлыйлар, балаларны котлап, тәм-томнар, бүләкләр өләшәләр.

Балалар бу матур, тылсымлы бәйрәмне яратып, көтеп алганнар. Татар газета-журналлары исә, үз чиратында, аларны Яңа ел белән котлап, ихлас теләкләрен белдергәннәр. Милләтнең киләчәге булган балаларның зыялы, гыйлемле затлар булып җитешәчәгенә, милләтне алга җибәрәчәкләренә өмет, татар дөньясының алгарышына һичшиксез ышаныч сизелә бу котлауларда. Уңышка ирешүнең юлы да күрсәтелә – ул белем алу, мәгърифәткә омтылу.

Игътибарыгызга “Тәрбияи-әтфаль” журналының 1907 елгы 3 нче санында басылып чыккан Яңа ел белән котлау мәкаләсен тәкъдим итәбез.

Яңа ел мөбарәк булсын!

Милләтебезнең булачак әгъзалары - балалар!

Халкыбыз өстендәге караңгылык болытларының ахырын күрсәтә башлаган иске ел үтте... Аның урынына үзе белән нәрсә китергәне мәгълүм булмаган Яңа ел килде... Тырышсак вә хәрәкәт итсәк, зыя вә гыйлем; әгәр элеккечә ваемсызлыгыбызда торсак, рәнҗетелү вә наданлык...

Менә бу хәрәкәт вә безгә якты киләчәк вәгъдә итә торган Яңа ел белән сезне тәбрик итәбез һәм бөтен күңелебез вә җаныбыз белән киләчәктәге тормыш юлында уңыш телибез! Фәкать шуны да әйтеп китмәкче булабыз, бу тормыш юлы сезнең өчен бик җиңел булмас. Сезгә бөтен мөселманнарны гасырлар буена өелеп килгән наданлыктан, очы күренмәгән караңгылыктан, тормышның гадәтсезлегенә булган ачудан һәм төрле-төрле җәфалар диңгезеннән чыгарырга туры киләчәктер. Халыкның күзләре хәзер сезгә юнәлгәннәр! Сездә ул үзенең киләчәктәге коткаручыларын күрә һәм сездән тормышның бозылган вә атылган дөреслеген яңартуны, халык хафаларының азайтылуын вә һәркемне җәфалардан котылдыруны көтәдер.

“Заман яңара, халкы яңара, безгә дә яңарча булырга кушалар...”

Сезгә халыкка бәхет вә сәгадәт юлы ачар өчен бөтен көчегез белән тырышырга тиеш булачактыр. Һәм халыкны сәгадәткә ирештерер өчен бик мөһим вә читен мәсьәләләрне хәл итергә вә аларны хәл итер өчен әллә никадәр нәрсәләр белергә вә әллә никадәр хәзерләнергә кирәк булачактыр. Гыйлем вә фәнсез һичбер адәм халыкка эш эшли вә файда китерә алмыйдыр, тормыштан чыккан иң мөһим мәсьәләләрне хәл итергә көче җитми гаҗиз калалар.

Фәкать фән генә кешеләргә үзләренең хәятенең серләрен ача ала, фәкать ул гына дөньяны баета, ислах итә вә сәгадәткә ирештерә аладыр. Менә, балалар, шулай акрынлап көннәр, айлар, еллар үтеп, безне очы күренми торган киләчәккә илтәләр үткәннәрдән. Әгәр алардан кулланып, гыйлем арттырып, нурланып калмаган булсак, һич әсәр дә калмый вә без ул вакытларда булмаган вә ул вакытларны үткәрмәгән дә булабыз.

Шәрык клубында балалар кичәсе. 1914 ел.
Шәрык клубында балалар кичәсе. 1914 ел.

Заман яңара, халкы яңара, безгә дә яңарча булырга кушалар...

“Халкы никадәр белемлерәк булса, шулкадәр үзенең иҗтыяҗларын яхшырак аңлый һәм хөр вә зыялы тормышның рухы булган нәрсәләрне барлыкка китерә аладыр”

Гакыллы адәмнәр бер минутларын да уздырмыйча, алга таба бара вә табигатьтәге бар нәрсәләрне үзләренә хезмәт иттермәкче булалар һәм иттерәләр, үз көчләреннән, үз милекләреннән файдалана белмәгән кешеләрнең дә милекләреннән вә көчләреннән, вә хәтта үзләреннән дә файдаланалар. Шуңар күрә, халык арасында гыйлем вә мәгариф орлыклары чәчәр өчен өйрәнегез, укыгыз, зыяланыгыз, булачак милләт әгъзалары!

Исегездән чыгармагыз шуны, халкы никадәр белемлерәк булса, шулкадәр үзенең иҗтыяҗларын яхшырак аңлый һәм хөр вә зыялы тормышның рухы булган нәрсәләрне барлыкка китерә аладыр.

Яңа ел, яңа көннәр... Без аларны белемгә һәм гыйлемгә ашкыну белән каршы алыйк! Вә бу көннән башлап, яңа гайрәт вә яңа тырышлык белән укырга вә зыялыланырга тырышыйк!

Ләлә Мортазина әзерләде