10 гыйнвар көнне Чутай авылында яңа мәктәп-балалар бакчасы комплексы бакча балаларын кабул итте.
Бүген "Кызыл юл" җәмгыятенә кергән Чутай авылында булдык, авылның киләчәге, яшьләре белән кызыксындык.
Белгечләргә салынган өйләрне күрдек, өр-яңа бакча-мәктәп комплексына кердек, яңартылган клубны күреп сокландык, шугалак, үен мәйданчыгы... Авылда калучы яшьләр өчен мөмкинлекләр гаҗәеп биредә. Һәрберсенә "Кызыл юл" җәмгыятенең өлеше кергән һәм барлык объектлар да яшьләрне авылга җәлеп итү максатыннан эшләнгән.
Хоккей уйнап кайтып килүче Нуршат, Искандәр, Данияр да бик шат, нәкъ менә шушы егетләр авылның киләчәген ямьләр әле.