Найти в Дзене
Оазис

«Син яндырдың мине, — дип ысылдады елан Илшатка карап һәм мизгел эчендә аннан бер уч көл генә калды

Хикәянең ахыры. Башы. "Рәнҗеш дигән нәрсәне ишеткәнең бармы синең? — диде авылдашы. — Сезне менә шул эзәрлекли" бүлеге. "Гомер буе язган тормышың китабын кайчан булса да бер укытачаклар әле сиңа" бүлеге. telegram дагы безнең "Иҗат" каналына язылыгыз. https://t.me/tishar2691 — Тормыш тәмам кирегә китте безнең, әби, — диде Илшат. Ул инде әбисе өендә сөтле чәй эчеп утыра һәм Мәмдүдә карчыкның ничек һаман да бу өйдә яшәвенә һәм үзен берни дә булмагандай тотуына гаҗәпләнә иде. Әйтерсең, Илшатның шәһәрдәге фатирда күргәннәре төш кенә, әйтерсең, ул беркайчан да әбисе йортыннан китмәгән, гел шушында яшәп әле яңа гына йокыдан уянган. Тормышының төшкә охшаган хәлләрен шулай да түкми-чәчми әбисенә сөйләп бирде, үзенең гафу үтенеп кичерү сорарга кайтуын да яшермәде. — Кичерәм мин сезне, улым, — диде, ниһаять, озак кына бер сүз дә әйтми уйланып торгач карчык. — Сез икегез дә ятим үскәннәр, кысыныклыкта яшәп мул тормышка кызыккансыз. Үзем дә гаепле: сиңа дөрес тәрбия биреп бетерә алмаганмын. Торм

Хикәянең ахыры. Башы. "Рәнҗеш дигән нәрсәне ишеткәнең бармы синең? — диде авылдашы. — Сезне менә шул эзәрлекли" бүлеге. "Гомер буе язган тормышың китабын кайчан булса да бер укытачаклар әле сиңа" бүлеге.

telegram дагы безнең "Иҗат" каналына язылыгыз. https://t.me/tishar2691

— Тормыш тәмам кирегә китте безнең, әби, — диде Илшат. Ул инде әбисе өендә сөтле чәй эчеп утыра һәм Мәмдүдә карчыкның ничек һаман да бу өйдә яшәвенә һәм үзен берни дә булмагандай тотуына гаҗәпләнә иде. Әйтерсең, Илшатның шәһәрдәге фатирда күргәннәре төш кенә, әйтерсең, ул беркайчан да әбисе йортыннан китмәгән, гел шушында яшәп әле яңа гына йокыдан уянган. Тормышының төшкә охшаган хәлләрен шулай да түкми-чәчми әбисенә сөйләп бирде, үзенең гафу үтенеп кичерү сорарга кайтуын да яшермәде.

— Кичерәм мин сезне, улым, — диде, ниһаять, озак кына бер сүз дә әйтми уйланып торгач карчык. — Сез икегез дә ятим үскәннәр, кысыныклыкта яшәп мул тормышка кызыккансыз. Үзем дә гаепле: сиңа дөрес тәрбия биреп бетерә алмаганмын. Тормышның сынау, кешенең ризыгы, байлыгы Аллаһтан икәнен төшендермәгәнмен. Бәрәкәте булмаган байлык кешегә бәхет китерми. Бәрәкәт кенә кеше тормышын иминлек, тынычлык белән тутыра. Синең хыянәтең авыр булды минем өчен, тик Аллаһы Тәгалә шул авырлык аркылы мине бәхеткә ирештерде. Синнән йортны сатып алган Ихсан белән Зәйнәб иман әһелләре булып чыктылар, мине йортымнан кумадылар. Үз әбиләре кебек кабул иттеләр. Тәһәҗҗүд намазына торып сәхәр вакытларында алар өчен бәрәкәт сорап догалар кылдым һәр таң алдыннан. Аллаһ көтелмәгән җирдән байлык бирде аларга. Шәһәр яныннан яңа йорт сатып алып, монысын кире минем исемгә яздырып күчеп киттеләр. Шөкер, яныма кайтып йөриләр, үзләре белән яшәргә кыстыйлар.

Илшат карчыкны исе китеп тыңлады. Менә бит кешеләр бәхеткә ничек ирешәләр? Изгелек белән яуланган байлык гөнаһлар белән ирешелгән байлыктан аерыла, күрәсең.

— Фатирыңа бисмиллаһны әйтеп, уң аягың белән атлап кер. Аятелкөрсине укы анда гел. Балачакта өйрәткән идем, онытмагансыңдыр. Берәр тәкъва мулланы алып кайтып Коръән сүрәләре укыт. — Әби оныгына мөһим киңәшләрен бирә иде.

Илшат карчыкны бөтенләй икенче күңел белән тыңлады. Йөрәгенә иман иңде аның, колагы моңарчы ишетмәгәнне, күзләре моңарчы күрмәгәнне күрә башлады.

Бүген күптән күрмәгән тыныч йокы белән йоклады ул. Әбинең өендә иминлек иде. Төннең икенче яртысында йокысы туеп уянды. Түр бүлмәнең ишеге ачык, анда сәҗдәгә киткән Мәмдүдә карчыкның шәүләсе күренә. Илшат акрын гына торды, аяк очына гына басып тәһәрәт алып килде. Намазга әбисе өйрәткән иде аны балачакта ук. Кыйблага карап басты да, Аллаһ ризалыгы өчен дип намазга оеды. Сәҗдәдә күз яшь белән тулды. Теле: «Раббым, кичер, раббым кичер», — дигән сүзләрне кабатлый, йөрәге үкенеч-әрнү белән тулы иде.

Балаларны әбисе янында калдырып, Илшат шәһәрдәге тынгысыз фатирына кайтты. Аллаһ исеме белән ишекне ачты, Аллаһ исеме белән атлап эчкә керде. Өйдә тынлык иде. Ир арау-тарау яткан әйберләрне җыештырып, ял итәргә җыенды. Көн кичкә авышып бара, кояш баеп килә иде. Ахшам намазына тәһәрәт алды, бурычын үтәде. Ястүгә кадәр бераз уйланып, фикер йөртеп алам дип кәнәфигә барып утырган гына иде, кемдер кранны ачып су ага башлады. Илшат сикреп торды. «Бу дошман безне ташламас микәнни?» — дигән уй башыннан сызылып үтте. Үзе дә сизмәстән кычкырып Аятелкөрсине укый башлады. Шунда гаҗәп хәл булды: бүлмә уртасында бөгәрләнеп яткан зур кара елан пәйда булды. «Син яндырдың мине, — дип ысылдады елан Илшатка карап һәм мизгел эчендә аннан бер уч көл генә калды. Ир хәйран булып көлгә карап торды, йөрәктәге курку үтеп, акрын гына тынычлык иңде.

Таң алдыннан янә тәһәҗҗүд намазына торды ул. Янә Аллаһтан үзе һәм Айсылу өчен кичерү сорады, Аның рәхмәтен теләде.

Иртән хастаханәгә юл тотты. «Соңгы бер — ике көндә уңай үзгәрешләр күренә башлады», — диде дәвалаучы табип. — Инде савыгуына өмет өзелеп килә иде. Яңа дәвалау курсын башлыйбыз, хәзер инде хәл өметле.