Найти в Дзене
Оазис

Рәнҗеш дигән нәрсәне ишеткәнең бармы синең? — диде авылдашы. — Сезне менә шул эзәрлекли.

Хикәянең дәвамы. Башы. telegram дагы безнең "Иҗат" каналына язылыгыз. https://t.me/tishar2691 Яңа фатирда тормыш газапка әйләнде. Кич җиттеме, яшьләрнең тынычлыгын ала торган кара көч котырына башлый. Кемнедер үтүкне челтәргә тоташтыра, телевизорның исә утын тартып өзәләр, өстәлдәге тәлинкә очып почмакка барып төшә, кашыклар, хәтта ипи кисә торган пычакка кадәр котны алып хәрәкәткә киләләр. Беркөнне Илшат, эштән кайткач, ишекне ача алмады. Ачкычны тегеләй дә, болай да борып карый — ачылмый гына ишек. Үрсәләнеп, сүгенеп китереп типкән иде, ачылды да китте. Болай яшәп булмый иде. Фатирны алыштырып карарга дигән фикергә килделәр. Риэлторлар белән килешеп, ният тормышка да ашырылды. Үзләренкенә тиң яңа фатирны шәһәрнең бөтенләй башка почмагыннан таптылар да кулга-кул сугышып алышынып та куйдылар. Йорт җиһазларын ташуга бер ял көне чак җитте. Эшкә ераграк инде монысыннан, әмма тынычлык хакына яшьләр җир читенә китәргә дә риза иделәр. Алышынган фатир искерәк иде, анысына да игътибар итмәделә

Хикәянең дәвамы. Башы.

telegram дагы безнең "Иҗат" каналына язылыгыз. https://t.me/tishar2691

Яңа фатирда тормыш газапка әйләнде. Кич җиттеме, яшьләрнең тынычлыгын ала торган кара көч котырына башлый. Кемнедер үтүкне челтәргә тоташтыра, телевизорның исә утын тартып өзәләр, өстәлдәге тәлинкә очып почмакка барып төшә, кашыклар, хәтта ипи кисә торган пычакка кадәр котны алып хәрәкәткә киләләр. Беркөнне Илшат, эштән кайткач, ишекне ача алмады. Ачкычны тегеләй дә, болай да борып карый — ачылмый гына ишек. Үрсәләнеп, сүгенеп китереп типкән иде, ачылды да китте. Болай яшәп булмый иде. Фатирны алыштырып карарга дигән фикергә килделәр. Риэлторлар белән килешеп, ният тормышка да ашырылды. Үзләренкенә тиң яңа фатирны шәһәрнең бөтенләй башка почмагыннан таптылар да кулга-кул сугышып алышынып та куйдылар. Йорт җиһазларын ташуга бер ял көне чак җитте. Эшкә ераграк инде монысыннан, әмма тынычлык хакына яшьләр җир читенә китәргә дә риза иделәр. Алышынган фатир искерәк иде, анысына да игътибар итмәделәр.

Җилкәдән авыр йөк төшкән шикелле, арып-талып йокларга яттылар. Өйдә тынлык иде. Төн дә тыныч кына үтеп китте. Илшат белән Айсылу элекке фатирларына күчкән кешеләрне кызганып сөйләшеп тә алдылар әле бераз. Тик иртәнге чәйне эчеп, эшкә барырга җыенгач, Илшат машина ачкычын тапмады. Телефон да каядыр киткән иде. Бар җирне актарып бетерделәр. Айсылуның телефонының зарядкасы беткән, зарядник исә никтер эшләми торган булып чыкты. Нервы киеренкелеге соңгы чиккә җитеп, нишләргә дә белми ярсый башлагач, телефон шалтыравы ишетелде. Тавыш буенча барып таптылар: машина ачкычы да, телефон да бәдрәфтәге чүп савытында иң аста ук яталар. Балаларның икесенең дә аяк киемнәре ваннада йөзеп йөри. Суны кем тутырган, аңларлык түгел. Шунда ир белән хатын икесе дә берьюлы төшенепалдылар: полтергейст алардан калмаган, башка фатирга да хуҗалары белән бергә күчкән.

Илшат башын тотып диванга утырган иде, сикереп торды: кемдер аш чәчнечкесен китереп куйган. Болары бәланең башы гына булган икән. Хәлсезләнеп кроватька утырган Айсылу урыныннан тора алмады. Хатынның күзләре катып калган, теле әйләнми иде. «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртып, аныхастаханәгә илтергә туры килде.

«Нишләргә?» дигән сорау баш миен бораулый башлады. Болай яшәп булмый бит инде. Бер-бер чара күрергә кирәк. Эшкә барырырга соңга калынган иде. Үзеннән өч-дүрт яшькә олырак авылдашы Хәниф янына киңәшкә барырга булды. Хәниф мәктәптә укыганда ук бик башлы иде. Физика кебек фәннәрне су кебек эчә торган егет иде. Вуз тәмамлап, диссертация дә яклады. Хәзер техник фәннәр кандидаты, университетта укыта. Бу галәмәтләрнең серен аңласа шул аңлар, «нишләргә?» дигән сорауга җавапны да шул бирер, бәлки.

Авылдашының фатирын белә иде Илшат. Кич шунда китте. Колач җәеп үк каршыламаса да, Хәниф егетне түргә чакырды, хәлләрен сорашты. Гаиләсендәге бөтен маҗараларны сөйләп бирде хәсрәтле ир.

— Алай икән…, — дип куйды сузып кына Хәниф кайгылы авылдашын тыңлагач. — Сиңа кичекмәстән әбиең Мәмдүдә карчыкны табарга кирәк. Шуннан башка эшең барып чыкмас.

Әбисенең исемен ишеткәч, Илшат дерт итеп китте. Аңа хәзер ничек кайтып күренәсең һәм зәгыйфь карчык ничек ярдәм итә ала бу очракта.

— Рәнҗеш дигән нәрсәне ишеткәнең бармы синең? — диде авылдашы. — Сезне менә шул эзәрлекли. Мәмдүдә карчыктан башка берни дә барып чыкмый монда. Эшне шуннан кичерү сораудан башларга кирәк.

— Мин әбинең кайда икәнен дә белмим хәзер, — диде Илшат башын аска иеп.

Хикәянең дәвамы

"В контакте"дагы безнең төркем: https://vk.com/public207865249