Бервакыт Мөхәммәд (с.г.с.)нең оныклары дөяле булырга телиләр һәм бу хакта бабаларына әйтәләр. Әмма бабаларының матди хәле аларга дөя алып бирерлек булмый. Безнең күбебез мондый хәлдә калганда “Акча юк әле. Башка вакытта алырбыз”, – ди. Балалар акча юклыкны, аны табу җиңел түгеллекне аңлап үссен, дибез. Шулай кирәк дип саныйбыз, безнеңчә, бу – тәрбия чарасы. Ә динебез алай санамый. Акча юк, дип әйтүебез белән баланың хыялларына, теләкләренә генә чик куябыз, аларны фәкыйрьлек психологиясенә чумдырабыз икән. Алай гына да түгел, акчага гайре табигый мәгънә биреп куябыз. Төгәлрәге, аннан “патша” ясыйбыз икән бу гамәлебез белән. Тагын бернәрсә игътибардан читтә кала, ул да булса, “башка вакытта алырбыз” дигән сүзләребез. Чынлыкта, башка вакытта да алынмаска мөмкин. Сер түгел, без бу сүзләрне, гадәттә, бала тынычлансын өчен генә әйтәбез һәм күп вакытта онытабыз да. Әйе, онытабыз... әмма баланы алдаган булабыз, чөнки вәгъдәбездә тормадык. Ә вәгъдә бирү – ул амәнәт, динебез өйрәткәнчә, аны үтәм
Бала тәрбияләгәндә ясаган хаталарыбыз нинди? Менә шуларның берничәсе
15 декабря 202115 дек 2021
42
1 мин