Найти в Дзене
Оазис

Гомер буе язган тормышың китабын кайчан булса да бер укытачаклар әле сиңа.

Хикәянең дәвамы. Башы. Алдагы бүлек. Ахыры Хәниф Мәмдүдә карчыкның кайдалыгын белә, тик эндәшмәде. Илшат әбисен күрергә курка иде. Хәзер ни йөзең белән аңа күренәсең? Карчыкка карата үзләренең нинди явызлык эшләгәннәре аның йөрәгенә әле яңа гына барып җитте. Тик шулай да акыл фатирда булган хәлләр белән Мәмдүдә карчык арасында ниндидер бәйләнеш булуын аңларга теләмәде. — Мин сиңа физик буларак берәр киңәш бирмәссеңме дип килгән идем. Син урта гасыр кешесе кебек ниндидер рәнҗеш турында сөйлисең. Фатирда булган хәлләрнең сәбәбен XXI гасыр галиме авызыннан ишетәсе килгән иде… — диде ул сузып кына. — Мин сиңа нәкъ менә шул XXI гасыр физигы бирә торган җавапны бирдем дә инде, егет, — Хәниф аз гына кызып китте, әмма үзен кулга алып дәвам итте. — Параллель дөньялар барлыгын фән хәзер бик кыю исбатлый. Безнең бөтен күргән, ишеткән, уйлаган, сөйләгән сүзләребезнең үзебезнең үк күзәнәкләребездә язылып баруын физиклар үткән гасырда ук ачканнар иде инде. Гомер буе язган тормышың китабын кайча

Хикәянең дәвамы. Башы. Алдагы бүлек. Ахыры

Хәниф Мәмдүдә карчыкның кайдалыгын белә, тик эндәшмәде. Илшат әбисен күрергә курка иде. Хәзер ни йөзең белән аңа күренәсең? Карчыкка карата үзләренең нинди явызлык эшләгәннәре аның йөрәгенә әле яңа гына барып җитте. Тик шулай да акыл фатирда булган хәлләр белән Мәмдүдә карчык арасында ниндидер бәйләнеш булуын аңларга теләмәде.

— Мин сиңа физик буларак берәр киңәш бирмәссеңме дип килгән идем. Син урта гасыр кешесе кебек ниндидер рәнҗеш турында сөйлисең. Фатирда булган хәлләрнең сәбәбен XXI гасыр галиме авызыннан ишетәсе килгән иде… — диде ул сузып кына.

— Мин сиңа нәкъ менә шул XXI гасыр физигы бирә торган җавапны бирдем дә инде, егет, — Хәниф аз гына кызып китте, әмма үзен кулга алып дәвам итте. — Параллель дөньялар барлыгын фән хәзер бик кыю исбатлый. Безнең бөтен күргән, ишеткән, уйлаган, сөйләгән сүзләребезнең үзебезнең үк күзәнәкләребездә язылып баруын физиклар үткән гасырда ук ачканнар иде инде. Гомер буе язган тормышың китабын кайчан булса да бер укытачаклар әле сиңа. Гөнаһлар эссез үтми, җәзасыз да калдырылмый.

Галим авылдашының сүзләре нык тәэсир итте Илшатка. Әбисен эзләп авылга кайтудан башка чара калмады. Хәнифтән бик уйланып чыгып китте ул. Балачагы искә төште. Ул бит әбисе белән үсте. Әнисе аны калдырып кияүгә чыгып китте дә бүтән кайтып күренмәде. Әтисенең кем икәнен дә Илшат белми иде. Мәмдүдә карчык Илшат әти-әни турында сүз чыгарса, теманы гел икенчегә бора иде. Әмма малайны какмады-сукмады, җылы сүзен, тәмле телен кызганмады. Бервакыт Илшат көчле температура белән авырып аяктан егылды. Баш чатнауга түзәрлек түгел, ашыйсы-эчәсе бөтенләй килми иде. Авыл фельдшеры килеп ясап киткән уколдан да бер файда да булмады. Шунда әбисе: «Күз тигән сиңа», — диде дә, өшкерергә утырды. Аятелкөрсине, тагын ниндидер догалар укыды. Берничә минут эчендә Илшатның авыруы юып алган шикелле булды. Менә хәзер шулар искә төшеп, күз ачылган кебек булып китте. Бу дөньяның, чынлап та, без белмәгән-аңламаган хикмәтләре бар шикелле. Әбине табарга да аягына егылып кичерүен сорарга. Башында шул фикер ныгыды. Башка чара юк та иде инде.

Айсылуның хәле үзгәрешсез иде. Теле әйләнми, аяк-куллары йөрми. Табиплар өметләндерерлек бер сүз дә әйтмәделәр. Бераз дәвалап карагач, уңай үзгәрешләр булмаса, хатынны өйгә алырга туры киләчәгенә генә ишарә ясадылар.

Эштән отгул алып, машинасына улларын утыртты да авылга таба юл тотты ир. Әбинең кайдалыгын авылдашлары белми калмас, дип уйлады. Җир тишегендә булса да Мәмдүдә карчыкны эзләп табарга кирәк иде.

Машина кайчандыр Мәмдүдә карчыкныкы булган йортка килеп туктады. Илшат бернигә дә өметләнмичә генә ишек шакып карарга булды. Ишегалды чип-чиста, уй түрендәге бакчада әбисе яраткан чәчәкләр шаулап үсә. Әйтерсең, карчык һаман да шул өйдә яшәп ята. Менә ишек ачылыр да әби килеп чыгар төсле булып тоела башлады. Моңа ук өметләнергә ярамвын аңлый иде Илшат. Хуҗалар аның сөйләшсәләр, әбинең кайдалыгын әйтсәләр дә зур бәхет булып тоелды. Кинәт ишек ачылып китте дә аннан Мәмдүдә карчык күренде. Илшат беравыкка телен югалтты, катып калып шактый басып торгач кына авызыннан: «Әби?», — дигән аптыраулы сүз чыкты һәм балачактагы төсле әбисенең күкрәгенә барып капланды. Карчык та оныгын көтмәгән иде, күрәсең, ул да каушады, әмма үзен тиз кулга алып оныгының башыннан сыйпады. Ирнең күзендә эчкерсез яшь тамчылары ялтырады. Әбисенең исән булуы һәм үз йортында булуы хәзер аңа тиңсез зур бәхет булып тоела иде.

Дәвамы.

telegram дагы безнең "Иҗат" каналына язылыгыз. https://t.me/tishar2691