Әссәләмәгаләйкүм мөхтәрәм мөселман милләттәшләр!
Мин бу язманы бәхәс өчен түгел, ә бераз гына акны карадан аерырга кирәклеге хакында язарга булдым.
Бүген, кызганычка каршы ислам дине хакында шулчаклы төтен җибәрүчеләр күбәйде ки, күбебезнең күзләрен томан басты һәм һич акны карадан аера алмый башладык.
Әйтәсе килгән сүзем гореф-гадәт турында
Газиз милләттәшләрем, ислам динендә бернинди дә гореф-гадәтләр юк һәм була да алмый. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) пәйгамбәрлек иңгәннән соң 3 ел яшерен дәгъват кылды да, беренче булып Мәккәдә киң таралган гореф-гадәтләргә каршы көрәш башлады. Мәккә кәферләре, бүген нәкь безнең татарлар кебек: “Ата-бабаларыбызның диненә каршы барасыңмы?” – дип ябырылдылар. Алар да гореф-гадәтләрне дин дәрәҗәсенә күтәргән иделәр, төрле сыннарга табына, кыз балаларны тереләй күмә иделәр.
Кайсыларының миендәге бердән-бер сыры туп-туры бүксәсенә барып тоташучылар әйтерләр: “Пәйгамбәр (с.г.в.) гореф-гадәтләрнең барысын да бетермәде, әнә бит Кәгъбә тирәли җиде кат тәваф кылуны калдырды”, дип. Әйе, алдагы пәйгамбәрләр вакытында булган ислам диненнән бары тик шул тәваф кылу гамәле генә сакланып калган иде, тәваф кылу ул – гореф-гадәт түгел, ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан фарыз кылынган Хаҗ гамәленең бер өлеше.
Әйткәнемчә, ислам динендә бернинди гореф-гадәт тә юк. Һәрбер милләтнең үзләренең милли гореф-гадәтләре бар. Гореф-гадәт белән шәригать гамәлләрен һич бутарга ярамый. Милли гореф-гадәтләр ислам шәригатенә каршы килмәсә, аларны үтәүдә гонаһ юк. Әйтик, без – татарларда никах укылганнан соң табынга “Килен бавырсагы”, “Кияү бавырсагы”, какланган пар казлар чыгару, болар барысы да милли гореф-гадәтләр. Шулай ук Сабантуй да гореф-гадәтләргә керә, әмма аны соңгы 100 елда ислам шәригатенә каршы килә торган гамәлләр өстәп уздыралар. Нинди гамәлләр каршы килә дигәндә: исерткеч эчемлекләр эчү, халык алдына ярым шәрә сәхнә “йолдызларын” чакырып китереп чинатулар, башны катыкка тыгып, акча эзләүләр – барысы да ислам шәригатенә каршы килә. Ә бит татар көрәше, ат чабышлары, тау башына йөгерү, колгага менеп сөлге алу, капчык киеп йөгерүләр ислам шәригатенә каршы килмиләр.
Ислам диненең шәригате ул – Коръән һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Сөннәте. Коръәндә һәм Сөннәттә булмаган бер генә гамәл дә мөселманнар тарафыннан кылынырга тиеш түгел. Хәтта, әгәр кеше исламда булган фарыз, ваҗиб һәм сөннәт гамәлләрне ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләр, дип кыла икән, аның бер генә гамәле дә кабул булмый. Чөнки мөселман кешесе акылы һәм калебе белән Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм Берлегенә ихлас инанып, бары тик кылган гамәлләрен Раббыбызның рәхмәтенә ирешер өчен кылырга тиеш. Чөнки Аллаһы Тәгалә Үзенең кудси хәдисендә әйтә: “Әй Адәм улы! Бел, Мин бары – Бер Минем өчен кылынган гамәлләрне генә кабул итәм”.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Өч төрле кеше Аллаһының иң каты нәфрәтен уятучылар: хәрамга тартылучы, Исламга җаһилият гореф-гадәтләрен алып керүче, һәм хаклы булмаса да мөселманның канын коюны теләүче”. (Бухари)
Бүген Татарстанда ислам шәригате буенча мөфтият булмагач, милләтебезнең хәле тагы да кыенлаша. Мөселманнарны мәҗүсиләрдән килеп кергән гореф-гадәтләрен “дөрес итеп кылу” буенча мөфтият бар, ә ислам шәригате буенча юк. Күрәсең ул үзенең исеменә җисеме туры килүгә бәйледер инде. ДУМ РТ – Духовное Управление Мусульман Республики Татарстан. Ягъни Татарстан мөселманнарының душалары (җаннары) белән идарә итүчеләр утыралардыр инде. Әгәр аны ШУМ РТ – Шариатское Управление Мусульман, ягъни, Мөселманнарның Шәригать Идарәсе дип атаган очракта, бәлки ихлас мөселман егетен мөфти итеп куярга да Аллаһы ярдәм итәр иде милләтебезгә.
Рәсим Хәбибулла.