Коръән Кәрим тәфсире:
Аллаһы кешегә көче җитмәгән эш йөкләмәс. Аңарга үзе кылган яхшы гамәл чаклы файдасы үзенә булыр, үзе кылган гөнаһ чаклы газаб үзенә булыр. (2. 286)
Әгәр яхшылыклар кыйлсагыз, үзегез өчен яхшылык кыйлган буласыз, һәм әгәр явызлыклар кыйлсагыз, үзегез өчен явызлык кыйлган буласыз. (17. 7)
Хакыйкатьтә, син мәетләрне нәсихәти чакыруны ишетергә мәҗбүр итә алмыйсың һәм артлары белән борылган саңгырауларга ишеттерә алмыйсың. (30. 52)
Бу һич нәрсә түгел, мәгәр кисәтүче вәгазь һәм ачык мәгънәле Коръән – тере кешеләрне кисәтер өчен, һәм кәферләргә карата әйтелгән Сүз тормышка ашсын өчен. (36. 69,70)
Хакыйкатьтә, кешегә үзе кәсеп иткән нәрсәсе генә язылыр. (53. 39)
Аңлатма: 2. 286 - сүрә һәм аять саны - Бәкара сүрәсе 286 нчы аять.