Найти в Дзене
Аида Хайртдинова

Фатир

—Зәбир картның башы киткән, берсен дә танымый, кычкырына ди, бик авыр хәлдә икән... — юньсез хәбәр тиз арада авыл өстендә таралды...

Тормыш күренешләре

Барысы да фатир аркасында килеп чыкты.

Сугышны үткән ветераннарга фатир бирә башлагач, тыныч кына үз көннәрен үзләре күреп яткан Газизә карчык белән Закир картның тормышының рәте китте.

Алты баланың бишесе читтә яши. Кече кызлары Лилиана гына ире Илдус белән авылда.

Тормышлары җитеш карт белән карчыкның да, балаларының да. Картлар ай саен икесенә килеп торган алтмыш мең сум пенсия акчасын ике айның берсендә унар мең сум итеп алты балага бүлеп биреп килделәр. Кайлардан килеп чыкты бу фатир бирүләре?!

Лилиана ире белән килеп әтисен хастаханәгә дәвалануга йөртә башлады. Әтисенең тазалыгына бер зары булмаган килеш алды да чыгып китте, алды да чыгып китте.

—Ветераннар өчен махсус программалар эшли. Гел карап, тикшереп торалар саулыкларын, — дип аңлатты анасына. — Әнкәү, әтинең документларын да шушы пакетка сал, — дияргә онытмады.

Барды Закир карт район үзәгенә. Бер барды, өч барды, биш барды...

Тугызынчы май бәйрәменә алты бала да туган йортка җыелды. Бүләкләр, күчтәнәчләр белән зурладылар әти-әниләрен. Табын артына җыелдылар.

—Әткәй, тагын да озак яшәгез әле әнкәү белән. Сезгә зур шатлыклар, иң зур байлык — сәламәтлек телибез, — диде өлкән уллары Әниф.

—Әткәй, хәзер һәр ветеранга фатир бирәләр бит. Көчегез елдан-ел артмый. Безнең шәһәрдә яңа йортлар төзелә. Кышкылыкка барып яшәргә икегезгә бөтен шартлары булган бер фатир алырбыз, — диде икенче уллары Кәрим.

Кыз туганнары да “Шулай итсәк дөрес булыр, дөрес”, — диештеләр.

—Алынды инде фатир. Соңладыгыз... — диде табын читеннән урын алган Лилиана.

—Ничек алынды? Кайдан алынды? Кайчан? — Туганнар бер-берсенә карашты. Газизә карчык телдән кала язды.

—Алдык без фатирны. Анда минем кыз Лиана белән Ришат кияү яши...

—Ничек инде? Әнкәү, бу ни дигән сүз? Әткәй, бәлки син аңлатып бирерсең?

—Я, Закир, сөйлә, бу ни хикмәт? — диде аптыраган Газизә.

Закир карт, кулындагы токмачлы аш ашап утырган йомры башлы авыр калагын шап иттереп өстәлгә сукты.

—Җитте! К чурту монда фатир бүләсез! Юк фатир сезгә!

—Безгә түгел, ул сиңа бирелгән фатир, әткәй.

—Лиана белән Ришатка бирелмәгән бит ул...

Илдус башын иеп утырды да, сигаретын тотып тартырга чыгып китте.

—Сез барыгыз да читтә. Әтинең кайтып хәлен дә белмисез. Чирләсә дә без карыйбыз. Фатир безгә тиеш. Әткәй шулай диде. Бөтен документка кул куйды, — Лилиана үзен тыныч тотты.

—Эшләп алсыннар иде Лианаң белән киявең.

—Әле яшьләр, әтинең фатиры нишләп Лианага булырга тиеш?

—Закир, аңлат балаларга да, миңа да, ни кылдың. Ни майтардың?—дип кабатлады Газизә.

—Быгырдап утырма монда! Синең белән сөйләшкән кеше юк! Вот так!

Табынның яме китте. Алтмыш ел гомер кичергән, авызыннан бер авыр сүз чыгарганы булмаган Закирнең кыланышыннан карчыкның күз аллары караңгыланып алды. Үзен кулга алып сүз башлады:

—Бу кадәр булырсың дип уйламаган идем, Закир. Мин кешечә булырсың дип көткән идем. Фатирны алып, сатып, алты балага акчасын бүлеп бирсәк, дөрес булыр иде. Ник болай ялгыштың? Ник киңәш итми эшләдең? Алты балаң, мин җавап көтәбез! Ник дәшмисең?

—Синең белән сөйләшкән кеше юк. Лыгырдап утырма! — диде Закир.

Балалары, инде күпләре хаклы ялга чыккан ике ул, ике килен, кыз-кыяүләре, әкрен генә кузгалып, чыгып киттеләр. Лилиана гына калды.

...Туганнар, бер-берсенә чит кешегә әйләнде. Ашның тәме, өйнең яме югалды. Элекке кебек ачылып китеп сөйләшмәделәр, аска карап кына йөрделәр. Лилиананың ире белән әтисен төрлечә ышандырып, имзаларын куйдырып, фатирны бердәнбер кызына рәсмиләштереп куйганлыгы ачыкланды. Түзмәде Газизә, Лилианасына әйтәсен әйтте:

—Бер дә кирәкмәгәнне кыландың, Лилиана. Синең балаңа гына тиеш түгел иде фатир. Түгел иде... Туганнарың белән ямьсезләштегез. Әтиең белән мине ачулы иттегез. Әрнеп әйтәм: балаң фатирның игелеген күрмәсен...

Балалары таралышкач, Закир карт гел уйланып йөреде. Төннәрен йоклый алмый азапланды, күз алдына гел балалары килде. Әле берсе килеп кулын тарткалый, фатир таптыра, әле икенчесе килә... “Кит, кит...” дип кулларын бутый-бутый, аларны аралыйм дигәндә, Гаизизәсе килеп җитә.

—Тагын саташасың... Саташырлык кылык ясадың шул, Закир... Саташырлык та шууул...

Тора-бара карт, кеше танымый башлады, үз гамәлләрен үзе аңламаслык хәлгә килде. Тәрәзә төбендәге гөл савытларын идәнгә алып очырды, савыт – сабаны кырды, кычкырына-кычкырына кемнедер куды... Газизәнең тормышы тәмугка әйләнде. Читтә яшәгән балалары түгел, яндагы Лилианасы да, кияве Илдус та горизонтта күренмәде...

Хикәяне (язманы) автор белән килешми һәм каналга гиперсылтамасыз куллану (файдалану) катгый тыела./ Категорически запрещается использование рассказа (записи) без согласования с автором и без гиперссылки на канал.