Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Түнтәр укучылары "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенында җиңү яулаган

"Сәйлән"командасы
"Сәйлән"командасы

"Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының 3 нче зона этабын уздырды.

-2

Әлеге чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте. Уенда Түнтәр, Субаш, Урта Көшкәт мәктәбе яшүсмерләре катнашты. Уен 6 этапта узды.

-3

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урын - "Сәйлән" командасы (Түнтәр)
2 урын - "Энҗе бөртекләре" командасы (Урта Көшкәт)
3 урын - "Йолдызлар" командасы (Субаш)

-4

“Командаларга олы рәхмәтебезне белдерәбез! Уен бик күңелле узды!”, дип хәбәр итә “Факел”лылар.

-5

Гөлзидә Газизуллина

Хезмәт

Фото: "Факел" клубы архивыннан