Мәктәп үзенең горурлыгы булырдай чыгарылыш укучыларына музейда иркен урын биргән, Әхмәт Мазһаров кебек танылган шәхесләр белән тыгыз элемтәдә торалар. Татарстан Республикасында туристлык үзәкләрен үстерү һәм яшь буынны да инновацион туристлык проектларын тормышка ашыруда җәлеп итү, туган як мәдәнияте, аның табигый һәйкәлләре аша туган җиргә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан, республика күләмендә узган “Чыганакларга сәяхәт” дигән бәйгедә призлы урын алучылар арасында Балтач урта гомум белем мәктәбе укучылары да бар. Алар – Камилә Гордеева, Азалия Мөхәммәтгалиева, Динара Кәримова (фотоларда күрәсез). Җитәкчеләре – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Хәйруллина. Афәрин! Укучыларга шушындый бәйгеләрдә катнашырга Балтач урта гомум белем мәктәбендә эшләп килүче бай тарихлы музей да этәргеч булып тора. Туган як тарихы музее. Ул Балтач мәктәбенең данлы үткәннәрен, шәхесләрен, балаларын үзенә сыендырган. Ничек барлап-табып бетергәннәрдер! Әлеге тарихи мирас аеры