Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

ЯЗМЫШ АЛДЫНДА СЕЗ КӨЧЛЕ

Алтынчы декабрь көнне "Факел" яшүсмерләр клубында "Язмыш алдында сез көчле" дигән исем астындагы чара узды.

-2

Әлеге чарада мөмкинлеге чикле кешеләр катнашты. Моннан бер ай элек клуб бәйге игълан иткән иде: катнашырга теләгән һәркем безгә үз тормышын чагылдырып иҗади эшләр юллады. Бәйгегә барлыгы 17 эш кабул ителде. Бәйгегә йомгак ясалды һәм катнашучыларның һәммәсенә истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырылды.

-3

Чарада Балтач районының "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсе" җитәкчесе Лилия Һадиева да катнашты.Ул бәйге катнашучыларына өстәл уеннары уйнатты.

-4

Чара һәркемнең күңеленә хуш килде, бик матур һәм оешкан төстә узды. Катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез!

-5
-6
-7
-8
-9
-10

Илүзә Разыкова
“Факел” клубы методисты

Фото: автор

Хезмәт