Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

“Пушкин картасы” алганнар Яңа ел бәйрәме тамашаларына билет алырга ашыксын!

1 сентябрьдән Россиядә “Пушкин картасы” программасы гамәлгә керде. Бу программаны туры эфир вакытында Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән иде. Ул 14-22 яшьлек укучыларга һәм студентларга юнәлдерелгән.

Әлеге карта нигезендә укучылар дәүләт карамагында булган концерт залларына, театрларга, музейларга билетлар алырга хокуклы.

- Яңа ел бәйрәмнәренә - 25 декабрьгә кадәр районыбыз укучылары билетлар алып калырга ашыксыннар иде, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов.- Районда бик күп мәдәни чаралар уза, алда-яңа ел алды бәйрәмнәре, чыршы бәйрәмнәре, музейлар эшли, барысына да билетлар алырга кирәк. 25 декабрьга кадәр билетларны алып куярга тырышыгыз. Бушка бит, Казанга, я булмаса башка берәр шәһәргә барганда әти-әнигә алып бару-алып кайту мәсьәләсен генә кайгыртырга кирәк булачак.

“Пушкин картасы” белән укучылар концерт-спектакльләр, опера, балет һәм башка тамашалар карый ала.

Дәүләт картага күчергән акча белән билетларны “Дәүләт порталы” аша сатып алырга мөмкин.

Хезмәт