«Ямьле» төркеменең элекке солисты Гөлназ Батталованың туе булган. Җырчынның сөйгән яры – чит ил кешесе Алекс. Алар аның белән Гөлназ Америкага барганда танышканнар. Таныштык. Ә инде үзара мөнәсәбәтләребез ерак аралар аша бөреләнде. Соңрак Алекс белән башка илләрдә күрешә идек. Ә инде ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, озак уйлап тормадым, бөтенләйгә Америкага күчендем. Мөнәсәбәтләребезне узган елның мартында рәсмиләштергән идек. Мин инде 1 елга якын «хатын» статусында яшим. Шуңа күрә, туй узу белән, тормышым берничек тә үзгәрмәде. Язылышу тантанасына кунаклар чакырмадык, Алекс белән икәү барып, язылышып кайттык. Ә быел якыннарыбыз, дусларыбызны җыеп, зур туй мәҗлесе үткәрергә уйладык, – ди җырчы. Туй мәҗлесе Лос-Анжелесның бер банкетлар залында узган. Гөлназның сөйләвенчә, гарәп, татар, рус традицияләрен берләштергән, бик күңелле туй булган ул. – Кызганыч, милли туй йолаларын үтәү мөмкинлегебез булмады, бер туйда барысына да җитешү мөмкин түгел. Мәҗлескә Россиядән әнием һәм туган