19 февральдә Мордовиядә Ульяновск – Саранск юлында авариядә хатын-кыз һәм 4 бала һәлак булган. Надежда исемле бу хатынның булачак ире Степан «Комсомольская правда» хәбәрчесе белән аралашкан. Степан кәләше Надежданы, аның 3 баласын, алар белән бергә һәлак булган үзенең улын җирләгән инде. Степанның улына 8 февральдә генә 10 яшь тулган булган. Ир-ат, авариядә гаепне Надеждага сылтап калдырырлар, дип борчыла, юлларда чокырлар булуын әйтә. 19 февральдә Надежда үзенең 3 баласы белән машинада барып, Степанның улын әбиләреннән алып кайта. Башта алар Степан эшли торган Комсомольский бистәсенә керә. «Миңа килделәр. Балалар миңа «әти» дип дәшә иде. Бездә өйдә утырып алдык, торт ашадык, мин эшкә киттем», – ди Степан. Надежда балалар белән Саранск шәһәрен карарга бара. Бераздан алар элемтәгә чыкмый башлый. Степан нидер сизенә, хезмәт машинасына утырып чыгып китә. Ул авария булган урынга бара, ахыргача үзенекеләр белән нидер булуына ышанмый. Аннары металл өеменә ташлана. «Мине беркем туктата алмады
Дүрт бала һәм кәләше авариядә үлгән ир: «Биш мәетне ике пакетка үзем җыйдым»
25 февраля 202325 фев 2023
1
2 мин