Җырчы Ришат Төхвәтуллинның бик актив тормыш рәвеше алып баруын күреп торабыз. Гастрольләрдән кайтып кергәне юк, шул арада яңа җырлар яздырырга да, туган авылына кайтып әти-әнисенең хәлләрен белешергә дә, сеңлесе Айгөлнең кызы кечкенә Сәйдәгә «няня» булырга да җитешә ул. Аны социаль челтәрләрдә күзәтеп баручы бер тамашачысы да, аптырап, Ришатка: «Ничек барысына да өлгерәсең син?» – дип сорау биргән. «Ә шәхси тормышың?» – дип тә кызыксынган. «Бу турыда бик күп яза алам. Өлгерәм, чөнки үзем яраткан эш белән шөгыльләнәм. Минем тормышым бик кызыклы, төсләргә бай. Бөтен нәрсәгә җитешү өчен, мин үз алдыма максатлар куям. Сәламәтлегемне ныгытырга тырышам. Моның өчен йөгерәм, пресс ясыйм, турникта күтәреләм, волейбол, теннис уйныйм. Дөрес тукланам. Өйдә әзерләнгән ризыкларга өстенлек бирәм. Исерткеч эчемлекләр мине артык кызыксындырмый. Тәмәке тартмыйм. Карьера үсеше өчен күп көч куям. Яшь артистларның продюсеры булып эшлим. Тавыш режиссурасы һәм лайв режиссураны өйрәнәм. Ә шәхси тормышыма килг