«Үз балаларым өчен тау кебек» Каян килә сиңа шуның кадәр күп энергия? Сәхнәгә чыгасың, бик күп хәрәкәтләнәсең, биисең. Син менә минем ул халәтемне энергия дип табасың, кемдер кылану дип кабул итә. Үзеннән-үзе шулай ул, кылану түгел. Өйдә дә шундыймы син? Юк шул, өйдә, киресенчә: юрган астына качып, тәүлек буена аннан чыкмаска мөмкинмен. Әмма, әгәр дә син үзең тормыйсың икән, синең өчен берәү дә бернәрсә дә эшләмәячәк. Өйдә мин энергия, көч туплыйм да концертта шушы «байлыгымны» тамашачыга юнәлтәм. Кайчак тамашачы үзе дә миңа энергиясен кызганмый. Арыйсыңмы концерттан соң? Әйе, тик элек мин мондый түгел идем. Соңгы 3-4 елда эшлисе килмәү теләге дә барлыкка килә. Бу – яшь баруы белән бәйле микән?! Бөтен кеше дә 33тә сикергәләр иде… Аннан соң, 2 балам бар, алар да минем энергиямне ала, игътибар таләп итә. Аларны киендерергә, ашатырга кирәк – ә бу акча. Акча булсын өчен, эшләргә кирәк. Эшләгәндә, аларны берәрсенә калдырырга кирәк. Тормышның һәр аспекты үзара бәйле. Ничек уйлыйсың, син яхшы