Лилия Хәйруллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Җылыт» дигән яңа җырын тәкъдим итте. «Яныгызда җаныгызны җылытырдай кеше булсын!» – дип теләгән җырчы виртуаль дусларына. Яңа җырның сүзләрен Гөлүсә Әхмәтҗанова, ә көен Гүзәлия иҗат иткән. «Бу җыр миңа бик кадерле», – дип язган көй авторы Гүзәлия. Тамашачылар «Җылыт» җырын «шәп», «рәхәт җыр» дип бәяләгән.