Найти в Дзене
Интертат

«Носки, кырынгыч түгел» – ир-ат җырчылар бәйрәмгә нинди бүләк көтә?

«Татар радиосы» җырчы ир-атлар арасында «23 февральдә ирләргә нәрсә бүләк итәргә?» дигән сорашу уздырган. Нинди җаваплар булган соң? Артистлар бәйрәмгә нинди бүләк көтә?

Әнвәр Нургалиев: «Галстук, кырынгыч, носки», – дип, гади генә җавап кайтарган.

Вадим Захаров нәрсә өмет иткәнен тәгаен генә аңлатып бирмәгән: «Кемдер әйтер, энә дә бүләк, дөя дә бүләк, дип. Бүләк аз гына булса да күңелне күтәреп җибәрә торган булсын иде», – дигән ул.

Азат Фазлыев барлык ир-атларга да файдалы бүләк бирергә тәкъдим иткән. «Носки белән кырынгычны үзебез дә алабыз», – дип сөйләгән җырчы.

Илнат Фәтхуллинны материаль әйберләр кызыксындырмый. Ул хатын-кызлардан күңел җылылыгы сораган.

Илшат Сафин: «Безгә бит аяк киеме дә, чалбар да, күлмәк тә ярый», – дип җавап биргән.

«Носки түгел, кырыну пенасы һәм кырынгыч түгел. Берәр креатив әйбер», – дигән рэп башкаручы Шәкүр.

Ир-атлар әлеге җаваплары белән бүләк эзләп баш ватучы хатын-кызларны тагын да аптырашта калдырганнар булса кирәк. «Барыбер берни аңламадым. Нәрсә бүләк итәргә соң инде нәтиҗәдә? Носки?» – дип язып калдырган берсе.

«23 февраль – ирләр бәйрәме түгел, илне саклаучылар көне. Шуңа күрә бөтенегезгә рәттән бүләк тиеш түгел», – дигән комментарий да очрый.