Казанда төшерелгәч шаккаткыч видео кадрлары социаль челтәрләрдә таралды. Видеодан күренгәнчә, күп катлы йортның 6нчы катындагы балконнан хатын-кыз егылып төшә. Ул кар көртенә төшә, аннары торып баса, өсләрен кага һәм подъездга кереп китә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рәшит Ваһапов урамындагы йортларның берсендә хатын-кыз балконнан егылып төшү турында «Азино 2» полиция бүлегенә шалтыратып әйтәләр. Урынга полиция хезмәткәрләре килә. Алар 42 яшьлек хатын-кызның фатирдагы бер бүлмәдә бикләнеп калуын ачыклый. Ишек бикләнгән, һәм хатын-кыз бүлмәдән чыга алмый. Шуннан соң ул балконнан урамга чыкмакчы була, ләкин егыла һәм кар көртенә килеп төшә. Хатын-кыз имгәнмәгән. Хәзер бу эш материалларын Тикшерү комитетына тапшырганнар.
Казанда яшәүче хатын алтынчы каттан егылган, аннары торып баскан да кире кереп киткән
23 февраля 202323 фев 2023
2
~1 мин