Новгород өлкәсендә 9 яшьлек малайны этләр талап үтергән. Бала дустына кунакка килгәч, аңа 3 питбуль эте һөҗүм иткән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Фаҗига Парфино бистәсендә була. 20 февральдә 9 яшьлек Данил (балаларның исемнәре үзгәртелә), мәктәптән кайтып барышлый, дусты Петяга кунакка керә. Шунда Данилга 3 питбуль эте ташлана һәм үтергәнче талый. Петя, елый-елый, күрше йортка апасы янына ярдәм сорап чаба. Күрше апа этләрне баладан аера, тик инде соң була. «Данил игелекле бала иде», – ди дуслары һәм күршеләре. Ул 3нче сыйныфта укый, әйләнә-тирәдәге бөтен балалар белән диярлек дус була. «Сүгенми, яхшы укый иде», – дип елый бер күрше хатын. Данил белән Петя күптән дус булып йөри, әти-әниләре моны белә, балаларны бергә йөрергә чыгара, кунакка йөрешергә рөхсәт итәләр. «Моңарчы этләр Даняга тыныч карый иде», – ди дуслары. Фаҗига көнне ни булганын тикшерүчеләр ачыклый. «Данилның ата-анасы сүзләренчә, питбульләр балада бер исән урын калдырмаган, бите бөтенләй юк диярлек, өзгәл
«Бите бөтенләй юк, өзгәләп бетергәннәр». Кунакка кергән нәни малайны өч питбуль талаган
22 февраля 202322 фев 2023
1
2 мин