Алтайда 1,5 яшьлек кызын яндырып үтергән хатын «эчемә убыр ияләште» дип аклана. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. 20 февральдә Алтай краендагы кечкенә генә бер авылда яшәүче хатын баласының өстенә керосин сибә һәм ут төртә. Сабый тереләй яна, анасы карап тора. Бу авылда 1000нән артык кеше яши. Фаҗига булган гаилә йортны ана капиталына алган, хатын-кыз өч баласын – 8 һәм 15 яшьлек ике малайны, 1,5 яшьлек кызны ялгызы тәрбияли. Олы ул – инвалид, өйдә укый. Уртанчы улы мәктәпкә йөри ала, тик анасы каршы була. Гаилә махсус хисапта тора. Шушы авылда яшәүче хатын сүзләренчә, баласын үтергән хатынның гыйнварда гына ана булу хокукын чикләгәннәр. Ул балаларын юньләп карамый да, беркайда эшләми, гаилә инвалид баланың пособиесенә яши. Буш вакытында бу хатын багучылык белән шөгыльләнә, имеш, аның эченә башка бер җан кереп утырган һәм аның белән идарә итә. «Миңа убыр җаны керде», – дип сөйли. Биредә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә фикерләрен яза, алар, бу хатынга хакимият күптән игътибар итәргә т