Найти в Дзене
Интертат

Композитор Марат Мухин фамилиясе чит кешенеке булуын әйтте, ә чын фамилиясе нинди?

Танылган композитор, аранжировка остасы Марат Мухин «ТМТВ» телеканалында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында фамилиясенең тарихы турында сөйләде. Бактың исә, ул аның ата-бабасыныннан калган фамилия түгел, ә бөтенләй чит кешенеке икән. «Минем дәү әти – әтиемнең әтисе – студент чакта фамилиясен үзгәрткән. Институтта укыганда шундый мода булганмы инде, уңышка ирешкән кешеләрнең фамилияләрен алганнар. Ниндидер проректор булганмы, шуның фамилиясен алган. Әти Лаеш ягыннан, ярты Лаеш – Мухиннар. Беркем үзгәртмәгән, шулай калдырган. Мин бервакыт «дөрес фамилия түгел бит, бабайның чын фамилиясен табып үзгәртергәдер» дип уйлана башладым. Безнең нәселдә Фәхретдиновлар һәм Зиннуровлар булган. «Әгәр мин Марат Фәхретдинов булсам», – дип, дуслар белән дә сөйләштем. «Братан, сиңа фамилия үзгәртергә соң инде. Син – Мухин, ул – бренд. Оныт!» – диделәр. Шуңа «әй, Мухин булган – Мухин инде» дидем дә, шулай калды инде», – дип сөйләде ул. Композитор чит кеше фамилиясе белән йөрүе турында «ТМТВ» каналы видеосынд

Танылган композитор, аранжировка остасы Марат Мухин «ТМТВ» телеканалында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында фамилиясенең тарихы турында сөйләде. Бактың исә, ул аның ата-бабасыныннан калган фамилия түгел, ә бөтенләй чит кешенеке икән.

«Минем дәү әти – әтиемнең әтисе – студент чакта фамилиясен үзгәрткән. Институтта укыганда шундый мода булганмы инде, уңышка ирешкән кешеләрнең фамилияләрен алганнар. Ниндидер проректор булганмы, шуның фамилиясен алган.

Әти Лаеш ягыннан, ярты Лаеш – Мухиннар. Беркем үзгәртмәгән, шулай калдырган. Мин бервакыт «дөрес фамилия түгел бит, бабайның чын фамилиясен табып үзгәртергәдер» дип уйлана башладым. Безнең нәселдә Фәхретдиновлар һәм Зиннуровлар булган.

«Әгәр мин Марат Фәхретдинов булсам», – дип, дуслар белән дә сөйләштем.

«Братан, сиңа фамилия үзгәртергә соң инде. Син – Мухин, ул – бренд. Оныт!» – диделәр.

Шуңа «әй, Мухин булган – Мухин инде» дидем дә, шулай калды инде», – дип сөйләде ул.

Композитор чит кеше фамилиясе белән йөрүе турында «ТМТВ» каналы видеосында 40.07 минутта сөйли башлый.