«Моя прекрасная няня» сериалында танылган Анастасия Заворотнюк узган елның сентябрь аеннан Мәскәүдәге шәхси клиникада дәвалану курслары узган иде. Танылган актрисаны яман шешнең иң агрессив формасы булган баш мие глиобластомасы йогынтысыннан коткарырга тырышалар. Заворотнюк тәүлек әйләнәсе табиблар күзәтүе астында тотыла. Актрисаны дәвалау өчен Израильдән профессорлар һәм фәннәр докторларын да чакыралар. Госпитальдә яман шешнең бу төре белән авыручыларның гомер озынлыгын ике тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә торган дәвалау ысулын эшләгәннәр һәм патентлаганнар. Нәкъ менә, бәлки дә, шул сәбәпле, Анастасия Заворотнюк инде 4 ел терелүгә өметен югалтмыйдыр, дип яза «Комсомольская правда». Артисткада яман шеш 2019 елның язында ачыкланган иде. Ул вакытта табиблар, мондый диагнозлы пациентларның нибары 2 проценты гына 5 елга кадәр яши, диде. Шушы көннәрдә Анастасия Заворотнюкның чираттагы терапиясе тәмамланган. Артистка пациент хастаханәдән чыккан. «Аны чыгардылар. Заворотнюкны өенә ире Петр Че
«4 ел яшәү – бик яхшы нәтиҗә»:онкология белән авырган Анастасия Заворотнюк турында яңалык
22 февраля 202322 фев 2023
1
3 мин