Найти тему
Интертат

Донецкида хәрби хезмәттәге татар егете Рифат Зарипов җырлары белән күңелен күтәрә

Татарстаннан мобилизациягә алынган татар егете Нияз В. хәрби хезмәтне Донецк якларында уза. Еракта булуына карамастан, ул татарча җырлар аша туган ягы белән элемтәдә тора. Социаль челтәрдәге сәхифәсеннән күренгәнчә, егет Рифат Зарипов җырларын аеруча яратып тыңлый. Соңгы видеосында да ул машинасында җырчының «Ике минут кына» җырына кушылып җырлап, биеп бара. «Иң мөһиме күңел төшенкелегенә бирелмәскә», дип язып куйган ул.

Видеодан аңлашылганча, алар машинада икәү бара һәм Ниязның сәфәрдәше татарча сөйләшми. «Вот водитель мне достался, а?» – ди ул, шаяртып. Мондый очракта әйтә торган бик данлыклы татар халык мәкале бар бит: «Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың». Борынгылар белми әйтмәгән, менә мәкальгә тагын бер ачык мисал.