Batash «Телеграм» каналы Башкортстанның Баймак районындагы хәл турында яза. Бер ирнең көмешкә аппараты шартлаган һәм хуҗасын пешергән. Аның исемен дә язганнар – Марат икән ул. Фамилиясен язмаганнар.
48 яшьлек Марат 23 февральгә «бүләк» әзерләгән булган, дип яза канал. Бүләк – көмешкә, билгеле. Ул, ялгыш, идәнгә әзер «продукцияне» төшереп җибәрә. Сыеклык яна башлый, ирнең үзенә дә ут каба. Хатыны утны сүндерә, «ашыгыч ярдәм», янгын сүндерүчеләрне чакыра.
Маратның тәненең 50 проценты янган, ә хатынының җилкәсе, куллары, бите пешкән.
«Хыялдагы хатын бу»;
«Нинди … («шәп» мәгънәсендәге оятсыз сүз) бәйрәм»;
«Хатыны молодец», – дигән комментарийлар калдырганнар.