Оренбург медицина университетында укучы Жанна исемле 19 яшьлек кыз 2022 елның 22 ноябрь кичендә эче авыртуын тоя һәм «ашыгыч ярдәм» чакыра. Аны Пирогов исемендәге хастаханәгә алып китәләр. УЗИ бернинди авыру булуын күрсәтми, кызга хастаханәгә ятарга тәкъдим итмиләр, өенә кайтарып җибәрәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. Жаннаның эче авырту иртән дә тукталмый. Участок табибы өйгә килеп, дарулар язып китә, ләкин авырту барыбер бетми. Кыз урыннан да тора алмый. Әнисе кабат «ашыгыч ярдәм» чакыра, бу юлы ул үзе дә кызы белән хастаханәгә китә. Жаннаны 1нче шәһәр хастаханәсенә салалар. 2022 елның 6 декабрендә хастаханәдән шалтыраталар. Жаннаның анасына: «Кызыгыз үлде», – дип хәбәр итәләр. Табиблар версиясе буенча, Жанна септик шоктан вафат. Ата-анасы исә кызлары табибларның ваемсызлыгы аркасында һәлак булды, дип саный. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. «24 ноябрьдә генә безгә хирург хастаханәгә ятарга тәкъдим итте. Бу вакытта кызым аягында көч-хәл белән генә басып тора иде. Озак вак
«Кызыгыз үлде». Эче авырткан 19 яшьлек кызның анасы коточкыч вакыйга сөйли
20 февраля 202320 фев 2023
1
2 мин