Петербургтан күченеп килгән 32 яшьлек Екатеринаны Германиядә үтерәләр һәм мәетен тураклыйлар. 2022 елның мартында елга буенда чемоданга салынган мәет кисәкләре табыла. Үтерүдә шикләнеп, аның ире Карлны (исеме үзгәртелә) тоткарлыйлар. Хәзер аны хөкем итәләр, ләкин ул гаебен танымый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Суд утырышларының берсендә Карлның анасы (мәрхүмә хатынның кайнанасы) киленен үтерүен сөйли, аның мәетенең тагын башка кисәкләрен кайдан эзлисен әйтә. Шул урында мәрхүмәнең боты табыла. 16 февральдә узган судта Карл анасының версиясен раслый. «Суд 2 көн булды. Беренче көнне Карл 5 сәгать буена «мемуарларын» сөйләп, Катяны яратканын, хәзер дә яратуын аңлата. Хатыны Катяны әнисе үтерүе турында әйтә. Кайнанага 65-66 яшь, ул улының гаебен үз өстенә аладыр. Кайнананың дус хатыны шаһит буларак күрсәтмә бирә. Ул кайнананың гаепне үзенә алырга теләвен әйтә. Ләкин бу карт хатын 70 килолы чемоданны өйдән алып чыгып, күпер янына кадәр илтә алуына беркем дә ышанмас, дип шиклә
«Мәетен тураклаган». Чит илдә үтерелгән хатынның баласын Россиядәге әбисенә күрсәтмиләр
19 февраля 202319 фев 2023
1
1 мин