Приморьеда яшәүче ир-ат таныш хатынының бармакларын чабып алган һәм эткә ашаткан. Хәзер бу ир-ат СИЗОда утыра. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. «Исерекләр талашы еш кына сугыш белән бетә, ләкин кайчакта авыр очраклар, хәтта үтерүләр дә була. Алда сөйләнәчәк очрак мәетләр белән тәмамланмый, ләкин, аңа карап, вәхшилек кимрәк түгел», – дип яза «КП» хәбәрчесе. Берләшкән хокукый союз вәкилләре «Телеграм» каналда хәбәр иткәнчә, Чернигов районында ир-ат бергә «салып» утырган хатынның бармакларын чабып өзә. Әлеге вакыйга берничә көн элек була. Авыл йортларының берсендә ир белән хатын табын корып, эчеп утыра. Аннары алар талаша башлый. Ярсынган ир-ат кулына балта ала һәм танышының өч бармагын чабып өзә. Бу очракта тиз генә хастаханәгә мөрәҗәгать итү аермачык булса да, хатын кулын бинт белән бәйләп куйган һәм эчүен дәвам иткән, дип язганнар социаль челтәрләрдә. Ир-ат өзелгән бармак кисәкләрен эткә ашаткан. Аннары гына хатынның туганнары полициягә мөрәҗәгать итә, һәм ир-атны тоткарлыйлар. Аң
Ярсынган ир-ат таныш хатынының бармакларын чабып өзгән һәм эткә ашаткан
19 февраля 202319 фев 2023
1 мин