Җырчы Гүзәл Уразованың Туймазы концертында озын пирчәткә белән кия торган, бер җиңле, шәп «разрезлы», тәненә сыланып торган кара сәхнә күлмәге юкка чыккан иде. Күлмәкне эзләмәгән урын калмавы, хәтта чүплекләрне дә тикшерүләре турында язган иде артист. Җырчы 2 көн эчендә, Оренбургта, көне-төне тегүче янында басып торып, шундый ук күлмәкне тектереп, гастрольләрен тыныч күңел белән дәвам иткән иде. Тик бер атнадан шул күлмәк табылган бит. «Мистика!» – Гүзәл Уразованың сәхнә күлмәге югалган. «Минем югалган күлмәк 1 атнадан соң табылды. Туймазы мәдәният йортыннан Әлфия Газимовна бу хакта безгә хәбәр итте. Мин инде яңа күлмәк тә тектереп кигән идем, бу күлмәкнең югалуын да кабул иткән идем. Яңадан тагын сөендем инде. Рәхмәт яусын тапкан кешеләргә», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Җырчы күлмәкнең ничек табылуы турында хәбәр итмәгән. Ул куйган фотоларда табылган күлмәкнең пычранган булуы күренә, бәлки, чыннан да, «каядыр төшеп яткан» дип уйларга мөмкин. Әмма бу хәлгә ышанып б
«Яндыр син аны, кулыңа да алма!» – Гүзәл Уразованың югалган сәхнә күлмәге табылган
19 февраля 202319 фев 2023
6
1 мин