Россия Финанс министрлыгы салым законына төзәтмәләр әзерли. Бу үзгәрешләр эре бизнеска бюджетка взнос ясарга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта финанс министры Антон Силуановка сылтама белән ТАСС агентлыгы яза. Аның сүзләренчә, хөкүмәт нефть-газ секторының һәм кече бизнесның катнашуын күздә тотмый. «Салым законнарына махсус төзәтмәләр әзерләнә. Һәм бу – бизнесның соңгы еллардагы финанс нәтиҗәсе үсешеннән җыемнар рәвешендә булыр, әлегә 19-20нче еллар һәм 21-22нче еллар белән чагыштырып карала. Алынган үсеш – нигездә, конъюнктуралы үсеш: бизнес үсешенең бер өлешен дәүләт белән уртаклашырга әзер», – диде Силуанов. Россия вице-премьеры Андрей Белоусов белдергәнчә, хөкүмәт эре бизнес белән бюджетка бер тапкыр ирекле рәвештә взнос кертү турында фикер алыша. Финанс министры урынбасары Алексей Сазонов гамәлдәге салымнарны үзгәртү яки арттыру каралмавын әйтте. «Шундук әйтеп куям, бу мәсьәләдә кече бизнесның, шулай ук нефть-газ секторының катнашуын күздә тотмыйбыз. Ни өчен? Чөнки без соңгы вакытларда н
Махсус операция сәбәпле, бизнеска взнос түләтергә җыеналар: Финанс министрлыгыннан яңалык
17 февраля 202317 фев 2023
1
1 мин