Җырчы Закир Шаһбанның хатыны, шагыйрә Гөлүсә Шаһбан социаль челтәрдәге сәхифәсендә еш кына төрле темага фикерләре белән уртаклашып, постлар урнаштыра. Бу юлы ул, инде буйга җиткән кызлары Алисә белән төшкән фотосурәтен «ВКонтакте» битендә куеп, балаларны олы тормышка чыгарып җибәрү турында уйланган. «Кайчан үзең белеп эшли башларсың, эш кушканны көтмә», «Белмим, сезнең кайнаналарыгыз сезнең белән ни эшләп бетәр», «Әнисе эшкә өйрәтмәгән икән, дип әйтерләр, кызым».... Бу сүзләрне үзебез дә ишетеп үстек, инде хәзер балаларга шуны тукыйбыз. «Борчылма әни, ярар», – ди ул үзе (кызы Алисә. – авт.). Сүз юк, уңган инде үзе... Дәшми, каршы сөйләми. Гадел. Әтисе белән бәхәс булганда да: «Әни-и-и! Әти дөрес бит инде», – дия торган гадәте дә бар. «Кызым! Бир әле әтиеңнең телефонын», – дип сорагач, бервакыт: «Тотынма әтинең телефонына, башың авыртмас!» – дигән сүзе әле дә колакта. Акыллы, сүз юк. Күңеле дә изге, жәлли белә, олыны – олы, кечене кече итә белә, анысына да сүз юк. Әтисенең акылы, сабырл
Гөлүсә Шаһбан чынга ашмый калган хыялы турында: «Кайнанам булмады...»
18 февраля 202318 фев 2023
2
1 мин