Февраль аенда Татарстанда җылылык өчен артык түләнгән 9 миллион сумны кире кайтарачаклар. Идарәче компанияләрнең күбесе яңадан исәпләүне инде башкарган, берничә компания генә калган. Бу хакта «Казанские ведомости» журналисты Дамирә Хәйруллинага республиканың Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Светлана Заһидуллина сөйләгән. «[Яңадан исәпләүне тәмамламаган] берничә [идарәче] компания калды. Бөтен республика саналды. Берничә генә компания калды, алар февраль өчен хисап-фактураларга яңадан исәпләп өлгерә алмадылар. Бу – Казан һәм Чаллы», – диде ул, мондый компанияләрнең бик аз калуын ассызыклап. Заһидуллина сүзләренчә, кире кайтарылырга тиешле гомуми сумма 9 065 277,20 сум тәшкил итә. Яңадан исәпләнгән сумма 2022 елның декабре һәм 2023 елның гыйнвары өчен түләү документларында күрсәтелгән һәм шулай ук 2023 елның феврале өчен түләү документларында булачак. Ул аңлатып узганча, татарстанлыларның хисап-фактураларында җылыту өчен арттырылган суммалар коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдә
Татарстанлыларга җылылык өчен артык түләнгән 9 миллион сумны кире кайтарачаклар
17 февраля 202317 фев 2023
1
1 мин