28 февральгә каршы төндә Иркутск шәһәрендәге Лесогорская урамындагы йортта 1 катлы агач йортта янгын чыга. Биредә күп балалы гаилә яши – 5 бала һәм аларның ата-анасы. Янгынны беренче булып күршеләре күреп ала. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. «Алар өйдә йоклап яткан өлкәннәрне уятты. 4 баланы аналары яна торган йорттан алып чыккан. Әтиләре һәм тагын 1 бала утта һәлак булган», – дип сөйләгәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иркутск өлкәсе буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә. Күршедә яшәүче ир-ат гаиләгә ут капкан йорттан чыгарга ярдәм итәргә маташкан. Ул үзе дә пешеп беткән. Аны коткаручылар тапкан һәм хастаханәгә озатканнар. 39 яшьлек гаилә башлыгы һәм 4 яшьлек нәни малай, тапканда, инде үлгән булган. «Янгын сәбәбе ачыклана. Якынча белешмә буенча, электр җиһазлары ватык булу сәбәпле, кыска ялганыш килеп чыккан булуы ихтимал», – дип аңлатканнар Россия Тикшерү комитетының Иркутск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә. Җинаять эше ачылган, тикшерү эшләре бара, диелә хәбә
Төнге янгын вакытында әниләре дүрт баласын коткарган, бишенче бала һәм әтиләре янып үлгән
28 февраля 202328 фев 2023
1
~1 мин