МЧС 1 мартта 10.40 сәгатьтә «Внимание всем!» сигналы һәм сирена белән халыкка мәгълүмат бирү системасы тикшереләчәген хәбәр итте. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгы бу мәгълүматны беренче чиратта балаларга җиткерергә кирәклеген әйтә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде. Сигнал радио-телевидениедә, транспортлардагы динамикларда, стационар динамикларда (әйтик, мәчетләрдәге динамикларда да) яңгыраячак. Быел халыкны кисәтү системасын мобиль телефоннар аша – «push-уведомление» аша да тикшерәчәкләр. Телефоннарга нәрсә эшләргә кирәклеге турында инфографика да җибәреләчәк. Министр урынбасары Радик Гисмятов фикеренчә, һәркемдә паника туарга мөмкин. Беренче чиратта, паникага бирелмәскә, ди Гисмятов. Бу сигналны ишеткәч, радио яки телевидениене кабызырга кирәк. Анда нәрсә эшләргә кирәклеген әйтәчәкләр. Сирена тавышы шундыйрак булачак: Өлкәннәр балаларга нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатырга тиеш, ди Гисмятов. Күптән түгел генә
Татарстан халкына: «Внимание всем!» сигналы һәм сирена яңгыраганда нишләргә?
28 февраля 202328 фев 2023
1 мин