Петербургта «Лось и светлячок» театрына нигез салган Ирина Слюсарь Грузиядә диңгездә югалган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. Ирина дус кызының этен коткарырга дип суга кергән һәм кире чыга алмаган. Бу турыда театр вәкилләре социаль челтәрләрдә хәбәр иткән. Иринаның дуслары һәм хезмәттәшләре сүзләренчә, ул инде 1 ел чамасы Тбилисида яши. 22 февраль көнне ул Кобулетти курорт шәһәрендә диңгез буена Грета исемле эт белән йөрергә чыга. Бер мизгелдә зур дулкын килә һәм этне диңгезгә алып кереп китә. Ирина дус кызы белән бергәләп суга ташлана. «Гретаны коткарырга ташландылар. Тик кызларны да диңгез алып кереп китте. Дус кызы чыга алды, Иринаны эзләргә кирәк», – дип яза танышлары. Менә инде 5нче көн волонтерлар Иринаны эзли. Коткаручылар да эшкә керешкән. Аны Кобулеттида гына түгел, әйләнә-тирәдә дә эзлиләр. Ирина куе зәңгәр плащтан, сары резина итек, алсу төсле джинс чалбар, куе яшел кофта кигән. Этне дә тапмаганнар. Эт кара төстә. «Безгә дрон белән пилотлар кирәк, һавада эзләр өчен, ш
«Этне коткарырга ташланды». Балалар театры оештырган кыз диңгездә югалган
27 февраля 202327 фев 2023
1
1 мин