Дилия, соңгы вакытта күз уңыннан югалып тордыгыз. Хәлләрегез ничек? Ниләр белән шөгыльләнәсез? Аллаһка шөкер, рәхмәт! Бүгенге көндә күбрәк әни статусында мин – бала үстерәм. Асельгә хәзер 3 яшь тә 7 ай. Балалар бакчасына йөри. Кызыбызны төрле-төрле түгәрәкләргә дә йөртәм. Бик яратып, биергә, рәсем ясарга өйрәнә. Мин үзем дә бер урында гына утырып торырга яратмыйм – күп төрле шөгыльләрем бар. Берара үземнең интернет-кибетемне ачкан идем. Бүгенге көндә беренче иҗат кичәмне үткәрү нияте белән янып йөрим. Тулысынча аны оештыру эшләре белән мәшгульмен. Иҗат кичәгездә ниләр көтелә? Үзебезгә күрә бик күңелле, әйбәт программа әзерләдек. Татар, рус, итальян һәм инглиз телендәге популяр композицияләр яңгыраячак. Кичәдә элекке иҗатташ дусларым Марат Галимов һәм Линара Батталова, «Ямьле» төркеме кызлары, «Милли аш-су серләре» тапшыруын алып баручы Руслан Шәрәфетдинов катнаша. Шулай ук Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганеева килүе көтелә. Концерт уеннар, күңелле биюләр белән үрелеп
Дилия Әхмәтшина: «Гаиләмә килгән кайгыларны бик авыр кичердем»
27 февраля 202327 фев 2023
4 мин