Ростов өлкәсендә яшәүче хатынны үз улы чәнчеп үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Мәктәптә китапханәче булып эшләүче хатын улын ялгызы үстерә. «Беркем бу хәлгә ышана алмый», – ди авылдашлары. Тикшерү версиясе буенча, бу хатынны 17 яшьлек улы үтерә. Барысы да компьютер уены аркасында килеп чыга. «Әле дә башка сыймый. Мәктәптә укытучылар күңелсез, бөтен мәктәп кайгыра. Бүген бөтен укытучылар кара киемнән килде, бөтен коллектив, мондый хәл булганы юк иде», – ди авылда яшәүче ир-ат. Мәрхүмә хатын озак еллар дәвамында мәктәптә китапханәче, директор урынбасары булып эшли. Кирәк чакта укытучыларны да алмаштырып тора, дәресләр уздыра. Дәресләрне дә кызык итеп алып бара, бар кеше бу хатын турында җылы итеп искә ала. «Ул күп эшләде, улының барысы да булсын өчен тырышты. Бар көченә аны тартып барды», – ди авылдашлары. «Ул яхшы кеше иде, һәрчак елмаеп тора, мин аны шулай истә калдырдым. Мин аның беркем белән талашканын ишеткәнем булмады. Коллектив белән дус иде», – ди мәктәптә ук
«Компьютерны сүндерергә кушты». Китапханәче хатынны үз улы чәнчеп үтергән
1 марта 20231 мар 2023
1
1 мин