Найти тему

Әниләргә

ӘНИЛӘРГӘ

Яшь вакытта берни уйламыйсың,

Кая телисең, шунда барасың.

Һәр кич Әнкәй сорый:

- Кайчан, улым, бүген кайтасың?

Нигә көтә Әнкәй зарыгып, сагынып?

Кайткач үбә, әйтә аннан соң:

-Үз балаңны үзең көткәч,

Шунда белерсең, шунда аңларсың.

Әниләрне нигә без көттердек,

Таң атканда кайтып өйләргә?

Кичер, Әнкәй, көттердем дип,

Көч калмаган инде сөйләргә.

Әнкәй түзә, әйтмәсәң дә,

Бөтен эшләреңне ул аклый.

Безне назлап үзе үстергәндә,

Хәтәр җилдән инде ул саклый.

Соң булса да, без сорыйбыз

Кичерүен, бәхил итүен.

Һәр кич аны искә төшерәм,

Капка алдында зарыгып көтүен.

Кайгыртмагыз, дуслар, әниләрне,

Картайтмагыз инде бик иртә.

Алар болай да олыгая,

Шуны тотыгыз истә!